

«Буратино» фильмын карарга шаккаткыч кунаклар — хатыны, актриса Азиза Бекманова белән актер Рузил Миңнекәев килделәр. Сез Рузилне киң билгеле "Слово пацана. Кровь на асфальте" сериалы буенча беләсез.
"Буратино" әкиятенең яңа киноверсиясендә Рузил Арлекин ролен уйнады. Ә Азиза - якташыбыз, Бакалы балалар сәнгать мәктәбен тәмамлады, бүген дә театр сәхнәсендә һәм кинода балкып тора!” – дип язганнар социаль челтәрләрдәге Бакалы районы битендә.
Сеанска килгән барлык тамашачылар өчен очрашу көтелмәгән шатлык булган. Районда билгеләүләренчә, Рузил гаҗәеп ачык һәм сөйкемле кеше булып чыккан - ул рәхәтләнеп җанатарлары белән аралашкан һәм истәлекле фотога төшүдән беркемгә дә баш тартмаган.
“Барысы да бик җылы, рухи һәм чын дусларча булды! Кунакларыбызга бу кичә һәм ихлас елмаюлары өчен рәхмәт. «Дружба»да тагын кунакка көтәбез!” – дип язган бакалылылар.
Ә сез кинога бардыгызмы әле? Бу ел бик матур премьералардан башланды бит. Бармыйча калмагыз, бәлки, сез дә “йолдызлар”ны очратырсыз!