+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ир-егетләр пеләшләреннән ничек котыла?

Соңгы вакытта ирләр дә матур булу өчен төрле процедуралар ясата башлады. 

Ир-егетләр пеләшләреннән ничек котыла?Ир-егетләр пеләшләреннән ничек котыла?
Ир-егетләр пеләшләреннән ничек котыла?
Хәтта пеләшләреннән котылу өчен чәч күчереп утыртучылар да бар. Популяр җырчы Илнар Сәйфиев тә шушы адымга барудан курыкмаган. Ул Казандагы бер клиникада чәч күчереп утыртуы турында хәбәр итте.

«Иртә таңнан Илнар дәваханәдә нишли икән дисәгез, мин азрак кына чәчләр куйдыртырга булдым. Киләчәктә чәчләрнең матур булуы бик мөһим», - дип сөйли ул.

Җырчыга операцияне 6 сәгать ясаганнар. Озак тотмый, өенә дә кайтарып җибәргәннәр.

Бу процедураны Данир Сабиров Төркиядә ясаткан иде.  «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов та башының чәчсез урыннарына чәч күчереп утырту буенча операция кичергән, дип яза "Интертат".
 
Без исә табигать биргән матурлыкка җитми, дигән фикердәбез. Бигрәк тә ир-атларга. Сез ничек? 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас