+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 гыйнвар , 08:20

"Сират күперен кичтек..."

Зәмирә Рәҗәпова юлда коточкыч хәлгә тарыган.

"Сират күперен кичтек..."
"Сират күперен кичтек..."
Аңа буранлы төндә  Баулы аша Уфага барырга туры килгән. Артист юлдагы куркыныч хәлләр турында сөйли.

"Бер тәүлек эчендә кышкы, тайгак, кар каплап бетергән, секундына 25 метр тизлектәге җил һәм буран котырган трасса буйлап 1400 чакрым ара уздык…

Казан – Баулы – Казан – Уфа! Төнге 01:00 дән 06:45 сәгатькә кадәр мин рульдә идем. Баулыга кайтышлый бик тә куркыныч хәлгә тарыдык. Безне сул яктан бер кроссовер узмакчы булды һәм өстебезгә тонна кар ташлады. Көрт астында калдык, берни дә күренмәде. Безне узып киткән машинаның алга киткәнме, әллә инде кюветка чыгып очканмы икәнен аңламадык. Безнең машина салулый башлады.

Икенче куркыныч момент М-7 трассасында булды. Башкортстанга барабыз, мин рульдә. Янәшәмдә Камилә йоклый, ә арттагы машинада Макс белән Данил. Баулыда 5 сәгатьлек банкет үткәргәннән соң, минем йокым килә. Күзләрем йомыла, вакыт-вакыт туктап, битемне кар белән уам, тәрәзәләрне ачам, кычкырып җырлыйм...

Берзаман миңа Макс кычкырта башлый, шул арада безне бер машина узмакчы була. Баксаң, әлеге машина мине узганда тая башлаган һәм чак кына минем машинаны да эләктермичә калган. Әмма, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, бәла безне читләтеп үтте. Ярый әле Максны йөрәк өянәге тотмады. Кайтып җиткәч, ул бу мизгелнең бик куркыныч булуы турында сөйләде.

Кыскача әйткәндә, өчесеннән дүртенче гыйнварга чыккан төндә без сират күперен кичтек. Әлхәмдүлилләһ, Уфага барып җитеп, «Туган тел» каналы өчен 3 программа яздыра алдык, концерт һәм банкет эшләдек!

Төнге, кышкы трасса – ул имтихан! Бик кирәк булмаса, андый ерак юлга чыкмавыгыз хәерлерәк. Барыгызга да имин юллар!» – дигән Зәмирә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас