-17 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 гыйнвар , 17:20

Радик Юлъякшин һөнәрен алыштырган

Радик Юлъякшин Яңа ел атнасын гадәти булмаганча уздырган.

Радик Юлъякшин һөнәрен алыштырган
Радик Юлъякшин һөнәрен алыштырган
Ул вакытлыча эш төрен үзгәрткән һәм үзен авария комиссары ролендә сынап караган. Артист эш көненнән алган тәэссоратлары белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

"Май аенда авария комиссарлары миңа ярдәм итте — тыныч, тиз, эш буенча. Шуңа күрә минем бер көнгә шуларның берсе буласым килде", - дип шәрехләде җырчы үз карарын.

Махсус формага киенеп, Радик тәҗрибәле коллегасы-остазы белән бергә беренче күчмә миссиягә китә. Аларга машина йөртүчедән шалтырату килгән, аның машинасы кинәт трасса уртасында сүнгән.

Артист аваркомнарның эшен эчтән күрүен билгеләп үтте. Һава шартларына һәм тәүлекнең вакытына карамастан, алар даими рәвештә постта һәм ярдәмгә килергә әзер.

"Пафоссыз һәм матур сүзләрсез. Бары тик мөһим эш башкаручы кешеләр", - дип язган Элвин Грей.
 
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас