Бу көнне Күмертау шәһәренең балалар китапханәсе гармун моңнарына, җырга күмелде. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк – композиторның иҗат бәйрәмен башкача күз алдына да китереп булмый.
Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында туып-үсеп, бүген Күмертау шәһәрендә яшәп иҗат итүче Җәүдәт Усмановның барлык гомере музыка белән бәйле. Чарада чыгыш ясаучы якыннары билгеләвенчә, кулына гармунны ул бик кечкенә чагында алган: “Гармун артында үзе күренми иде әле”, дип искә алдылар.
Хезмәт юлын ул Таймас авылы мәдәният йорты җитәкчесе вазыйфасында башласа, соңыннан күпмедер вакыт Күмертау шәһәренең мәдәният сараенда эшли, шулай да хезмәт биографиясенең күп өлеше Күмертау шәһәренең 3нче Башкорт республика гимназия-интернаты белән бәйле – анда ул музыка укытучысы булып эшли һәм шул ук вакытта актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә. Җәүдәт Әфганур улының намуслы хезмәте дә югары бәһаланган: Русия Федерациясе халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, Башкортстанның атказанган укытучысы, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ал да нур чәч халкыңа” медале һәм башка бик күп дәүләт бүләкләре иясе ул. Балаларда сәнгатькә сөю тәрбияләү, аларның сәләтләрен үстерүгә күп көч салудан тыш, иҗади шәхес үзе дә белемен камилләштереп тора, нинди генә музыка коралларын буйсындырмаган ул!.. Шул ук вакытта Ходай Тәгалә аны моңлы тавыш белән дә бүләкләгән.
Бу еллар дәверендә 200дән артык җыр туган, аларның һәрберсе – күңелнең бер кисәге, тормышның бер мизгеле. Мәктәп, туган як, мәхәббәт темаларына язылган җырларын Зәйнәп Фәрхетдинова, Ринат Шаһидуллин, Гүзәл Арсланова, Рөстәм Галиев, Харис Шәрипов, Вилдан Шәмсетдинов (Вилли) кебек Башкортстанның һәм Татарстанның билгеле сәхнә йолдызлары башкаруында ишетергә мөмкин. Укытучының эшен аның укучылары уңышлы дәвам итә, шул ук вакытта язмышын мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белән бәйләүчеләр дә байтак. Әйткәндәй, кызлары да әтисе эзеннән киткән.
Җәүдәт Әфганур улы, өстәмә белем бирү педагогы буларак, 1988 елда ук “Сөмбел” балалар вокал ансамбле оештырып, бүгенгәчә аңа уңышлы җитәкчелек итә. Тәрбияләнүчеләренең уңыш-казанышлары шул хакта сөйли. Ансамбль белән эшләү белән беррәттән, Җәүдәт Әфганур улы солистлар һәм хор коллективларына да ярдәм күрсәтә һәм, билгеле инде, бер генә мәдәни чара да аның катнашлыгыннан башка узмый.
Җәүдәт Усмановның җырлары компакт-дискларда, шулай ук 2009 елда дөнья күргән “Умырзая” һәм әле күптән түгел генә табадан төшкән “Үткәннәргә кайтып...” китапларында урын алган. 53 авторның сүзләренә иҗат ителгән 135 җыр кергән әлеге яңа китапны халыкка тәкъдим итү чарасы зур бәйрәмгә әверелде.
Җәүдәт Әфганур улының иҗаты белән биредә олысы да, кечесе дә яхшы таныш, шуңа аның шатлыгын уртаклашырга, изге теләкләрен җиткерергә бихисап кунаклар җыелды. “Башкортстан татарлары конгрессы”ның башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахунова һәм оешманың актив әгъзалары: композитор, Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов, актер, җырчы, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин, Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының халык әдәбиятлары бүлеге мөдире Дилбәр Әхтәмова урындагы татар милли хәрәкәтендә актив катнашучы Җәүдәт Усмановның иҗатына, эшчәнлегенә соклану белдерделәр. Әлеге чараны да “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Күмертау шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе Гөлбану Исхакова әзерләп, югары дәрәҗәдә алып барды һәм кунакларның чыгышлары тантана сәбәпчесе иҗат иткән җырлар белән үрелде. “Алмаз” вокал коллективы, Денис Арсланов, Нурсөя Мостафина, Җәмил Рәфыйков һәм урындагы башка җырчыларның репертуарында алар зур урын алып тора.
Чарада композиторның иҗаты белән яхшы таныш булучылар да үзләре өчен яңалык ачкандыр. Чөнки биредә аның туганнары, сыйныфташлары, иҗатташ дуслары, укучылары авторның үзе турында да, яңа китабы турында да кызыклы фикерләрен әйтте, истәлекләре белән уртаклашты.
Остазларының берсе – язучы, прозаик, сатирик, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Күмертау шәһәренең шәрәфле шәхесе Закир Әкбәров композиторның ике китабын чыгаруга да үз өлешен керткән: беренчесе турында: “Йөрәктән чыккан моң” дип әйтсә, “Үткәннәргә кайтып...” җыентыгына да баш сүзне ул язган. Чыгышында ул Җәүдәт Усманов иҗатының чыганагы туган авылында, гаиләсендә, ул үскән мохиттә булуын билгеләде, авылдашының, хезмәттәшенең тормыш һәм иҗат юлына байкау ясап, алга таба да уңышлар теләде.
Күмертау шәһәре хакимиятенең Мәдәният идарәсе директоры Светлана Тураева да тантана сәбәпчесенең күпкырлы талант иясе булуын билгеләде һәм яңа китапның сүзгә, моңга, татар мәдәниятенә гашыйк булган кешеләр өчен өстәл китабына әвереләчәгенә ышаныч белдерде һәм әлеге чараның да китап туе гына түгел, ә татар мәдәнияте, бердәмлек бәйрәме булуын ассызыклады.
Күмертау шәһәрендә язучылар, шагыйрьләр бихисап. Төрле телләрдә иҗат итүчеләрне 1997 елда төзелгән Язучылар оешмасы берләштереп тора. Билгеле, әлеге оешма белән дә тантана сәбәпчесен ныклы хезмәттәшлек җепләре бәйли. 2016 елдан бирле Язучылар оешмасына җитәкчелек итүче Рима Арсланова үзенең чыгышында хатирәләргә бирелде һәм дистә еллар элек булган бер концертны искә алып, Җәүдәт Усмановның “гөлләргә су сибүче” дип бик уңышлы чагыштыруын да, аны музыкаль яктан оста бизәвен искә төшерде.
Татар кенәзләре ыруыннан булган бертуган Фәнүс һәм Флюр Дашкиннар да рәхмәтләрен, соклануларын һәм теләкләрен белдерергә килгән иде. Флюр Гади улы — “Ак Идел җире” тарихны өйрәнүчеләр берләшмәсенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе. Төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләрен берләштереп, 3 ел элек булдырылган оешманың максатлары, бурычлары, эшчәнлеге турында сөйләгәннән соң, тантана сәбәпчесен дә әлеге оешманың әгъзасы булырга чакырды.
Кунак булып килгән Алик Локманов чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. Тәү чиратта, ул Күмертау шәһәрендәге милли хәрәкәтнең Гөлбану Исхакова җитәкчелегендә бик уңышлы эшләп килүен билгеләде һәм мондый иҗат кичәләренең, тантана сәбәпчесенә һәм аның иҗатын үз итүчеләргә әһәмиятле булудан тыш, татар мәдәнияте белән таныштыру, аны популярлаштыруда да зур роль уйнавын ассызыклады.
— Җәүдәт Усмановның үз интонациясе, үз почеркы бар, ул үзен дә кабатламый. Шул ук вакытта мәгънәле шигырьләр генә сайлый. Ә бу исә аның иҗатының күпкырлы, тирән булуында, — диде популяр композитор, иҗатташ дустына уңышлар теләп. Шулай ук ул җырларына сыйфатлы аранжировкалар, фонограммалар эшләргә кирәклеген, бүгенге заманда моның бик мөһим булуын әйтте һәм моңлы күчтәнәчләрен тапшырды.
Бу көнне беркем дә бүләксез калмады. Автор үзенең яңа җыентыгын бүләккә өләшсә, кунаклар да күчтәнәчсез килмәгән. Әлеге иҗат кичәсен “Башкортстан татарлары конгрессы” идарәсе әгъзасы Идрис Кәлимуллин моңлы һәм дәртле җырлары белән бизәп, җыелучыларга зур бүләк ясады.
Китап туе чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде һәм композиторның иҗатына багышланган онытылмас мизгелләр бүләк итте. Тантана сәбәпчесе Җәүдәт Усманов та чара ахырында әлеге китабын чыгаруда ярдәм итүчеләргә, шундый күркәм чара оештыручыларга һәм аның шатлыгын уртаклашырга килүче барлык кунакларга рәхмәтен җиткерде.
Бу чара Күмертау шәһәре татар конгрессының шундый талантлы һәм актив кешеләрдән торуын, аларның бердәм булып, телебезне саклауга, мәдәниятебезне үстерүгә зур көч салуын, татар халкының бердәмлеген ныгытуда уңышлы һәм нәтиҗәле эшләвен ачык күрсәтте. Ел нәтиҗәләрен барлаганда, Зәлия Рәфис кызы боларның барысын да билгеләп үтте. Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә дә Конгресс әгъзалары актив катнаша. Әйткәндәй, балалар китапханәсендә аларның эшчәнлеген чагылдырган махсус стенд булдырылган. Гомумән, Яңа елда да эшчәнлекне төрле юнәлешләр буенча алып барырга, шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашырга, төрле проектларны тормышка ашырырга, яшьләрне милли хәрәкәткә җәлеп итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.