Башкортстанда археология, архитектура, дин, ландшафт күзлегеннән зур кыйммәткә ия мәдәни мирас объектлары – тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр бар. Бу объектлар дәүләт яклавында тора, аларны саклау закон белән көйләнә.
Русия Хөкүмәте “Русия халыкларының мәдәни мирас объектларын саклау” дәүләт программасын раслады. Программа 2045 елга кадәр исәпләнгән.
Ил Президенты төбәкләрнең тарихи, мәдәни үсешен саклауның мөһимлеген, аларның буыннар күчәкилүчәнлеген тәэмин итү зарурлыгын ассызыклады. Хөкүмәт 2025-45 елларга исәпләнгән Русия халыкларының мәдәни мирас объектларын саклау программасын һәм аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләде.
Яңа программаның асылы нидә?
Яңа программаның төп максаты – хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен илнең мәдәни һәм тарихи мирасын саклап калу. Аны гамәлгә ашыру күпсанлы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне реставрацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куела:
* мәдәни мирас объектларын саклап калу чараларын гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә һәм коммерция карамагында булмаган оешмаларга – субсидияләр, ә эшкуарларга шундый объектларны тергезүгә ташламалы кредитлар бирергә. Шул рәвешле 2045 елга кимендә 1,8 мең тарихи бина реставрацияләнәчәк;
* дәүләт реестрына кертелгән һәм реставрациягә мохтаҗ мәдәни мирас объектларына инвентарьлаштыру үткәрергә. Аннары алар реставрацияләнәчәк һәм хуҗалык әйләнешенә кертеләчәк;
* мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарны камилләштерергә: эшләрне башкаруга карата артык таләпләрне бетерергә, килешү төзү һәм экспертизалар вакытын кыскартырга, кадрлар потенциалын үстерү өчен шартлар тудырырга;
* тарихи җирлекләр һәм терәк торак пунктлар үсешен “Туризм һәм кунакчыллык” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру белән тәңгәл китерергә. Нәтиҗәдә, 2045 елга реставрацияләнгән мәдәни мирас объектлары өлеше 90 процентка кадәр артачак.
Елизавета Коншина йорты
Башкортстан мәдәни мирас приказы белән Уфада Карл Маркс урамындагы 13/1 йорт республика территориясендә урнашкан ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелде.
Елизавета Коншина утары – элекке “Эрмитаж” кунакханәсе бинасы һәм “Алга” гәзите типографиясе буларак билгеле биналар комплексы. Утарның тарихи йөзен саклап, конструкцияләрен тергезү планлаштырыла.
Уфадагы Ленин исемендәге парк
Республика башкаласында иң борынгы паркларның берсенә 1869-72 елларда нигез салынган, аның гомум мәйданы 7,5 гектар тәшкил итә. Бүген анда реконструкцияләү эшләре дәвам итә.
Паркка соңгы күләмле реконструкция 1980 елда үткәрелгән. Узган елның 12 маеннан җәмәгать киңлеге килүчеләр өчен ябык, биредә эшләр башланды. Парк “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында төзекләндерелә.
Топорниннар утары
Кушнаренко авылында Топорниннарның элекке дворян утары тирәсендәге территорияне масштаблы үзгәреш көтә.
Октябрь революциясеннән соң – балалар приюты һәм җиләк-җимеш техникумы, ә Бөек Ватан сугышы елларында Коминтерн разведка мәктәбе урнашкан XIX гасыр йорты 1990 еллар уртасыннан ташландык хәлдә тора. 1994 елда булган янгын бинага нык зыян салган, шуңа күрә аны реставрацияләү мәсьәләсе күптән борчый.
Республика идарә командасының тырышлыгының беренче мөһим нәтиҗәсе күптән түгел “Топорниннар сукмагы”ның Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүе булды. Бу федераль бюджеттан 68 миллион сумны кертеп, 148 миллион сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Шул акчалар ярдәмендә мәйданны һәм паркны төзекләндерү башланачак. Концепция авторлары уенча, яңа иҗтимагый киңлектә түбәле туристик визит-үзәк, сәхнә-подиум, фонтан һәм таган барлыкка киләчәк. Дизайнны йортның архитектура элементларын исәпкә алып башкарачаклар. Бина артындагы битләүдә тарихи баскычка һәм Агыйделне күзәтү мәйданчыгына маршрутлар булдырылачак, шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыклары урнашачак.
– Кушнаренко районында Топорниннар утары Башкортстанда туризмны үстерүнең тагын бер үзәгенә әверелергә тиеш. Бу – бик матур урын, мәдәни мирас объекты, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Төзекләндерү белән бер үк вакытта утарның үзен реконструкцияләү өчен карарлар эзләү бара.
Башкортстанның Туризм министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзер мәдәни мирас объектын республика максатлы инвестицион программасына кертү карала.
Бушмариннар тегермәне
Бушмариннар тегермәне – мәдәни мирас объекты, бина Чишмә районында Дурасово авылы янында Дим елгасы ярында урнашкан.
1890 елда төзелгән бина сәүдәгәрләр Федор һәм Василий Бушмариннарныкы булган. Тегермән 2006 елга кадәр – 100 елдан артык эшләгән. Бөек Ватан сугышы вакытында биредә тәүлегенә 24 тонна ашлык эшкәртелә, ә сугыштан соңгы елларда тегермән якындагы 10-12 районны он белән тәэмин итә.
“Чишмә районының Дурасово авылы янында урнашкан Бушмариннарның тегермәне реставрацияләнерме?” – дип сорадылар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан “Туры элемтә” барышында.
– Бу урынны бик күпләр белә. Әлеге тегермән Евразия күчмә цивилизацияләр музееннан ерак түгел урнашкан. Аны шушы музейга якынрак күчерү тәкъдиме дә булган иде, тик күчермәскә карар иттек. Киләчәк буын өчен тегермәнне сакларга кирәк, киләчәктә моны эшләр өчен финанслар табу юлын эзләячәкбез. Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү буенча Бөтенрусия конкурсына гариза биреп, чишелеш эзләргә тәкъдим итәм, – дип җавап бирде республика Башлыгы.
Ә бүгенге көндә бу объектны шушы хәлендә саклауны тәэмин итәргә кирәк, дигән фикерне дә әйтте ул.
Тупланманы Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.
Фотолар Интернет челтәреннән алынды.