Бәләбәй татар гимназиясе коллективы бөтен шәһәр татар җәмәгатьчелеге белән берлектә үзенең 30 еллыгын зурлап билгеләде. Бәйрәмдә кунакчыллык һәм мәртәбәле кунаклар, чыгышлар һәм бүләкләр, җыр һәм бию, ихласлык һәм шатлык, ямь һәм матурлык, сый-хөрмәт һәм хис-тойгылар ташкыны һәм, әлбәттә, туган татар теле тантана итте.
Чарада Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Галиев, Бәләбәй район Советы рәисе Сергей Лушиц, Башкортстан Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе уку-укыту китап нәшрияты бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Гүзәл Минһаҗева, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Татарстанның югары фәнни эшләр академиясе әгъзасы, Бөтендөнья татар кон-грессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Сөләйман Рәхимов, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Галимов, Башкортстан татар конгрессының урындагы бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәев, Башкортстан татар милли-мәдәни мохтәриятенең урындагы бүлеге җитәкчесе Артур Садыйков, шәһәр мәгариф бүлеге җитәкчесе Татьяна Лапшина, Бәләбәй мәгълүмат үзәге директоры Иршат Фазлетдинов, Бәләбәй башкорт гимназия-интернаты вәкилләре, шулай ук, гимназиянең педагогик хезмәт ветераннары, башка кунаклар катнашты.
Искиткеч матур итеп бизәлгән тамаша залында бәйрәм Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы гимннарын яңгырату белән башланып китте. Укытучылар хорының гимназия гимнын ике тавышка башкаруы чараны тантаналы нотага көйләде.
Гимназия директоры Эльвира Хәкимуллинаның җылы сәламләвеннән соң, Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Альверт улы чыгыш ясап, барлык катнашучыларны күркәм юбилей белән тәбрикләде. “30 ел эшләү дәверендә гимназия меңнән артык укучы чыгарды һәм алар илебезнең төрле тарафларында намуслы эшлиләр. Чыгарылыш укучылары – ул көч. Татар гимназиясе уку-укыту системасында лаеклы урын били”, – диде хакимият башлыгы. Азат Сәхәбиев бер төркем укытучыларга район хакимиятенең Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Илдар хәзрәт Галиев үзенең чыгышында укытучыларның иң хөрмәтле кешеләр булуын ассызыклады, алар әти-әни дәрәҗәсендә дип билгеләде, дөньяви һәм дини белем алырга өндәде.
Гүзәл Минһаҗева Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинның котлау хатын укып ишеттерде, гимназия – уникаль белем бирү учреждениесе дигән сүзләрне ишетү бик күңелле булды. Артур Садыйков исә Русия Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшеваның җылы котлау хатын укып ирештерде.
Сөләйман Тухтар улы татар гимназиясен күренекле Мөхәммәдия мәдрәсәсе белән чагыштырды. Мәдрәсә 12 генә ел эшләгән, әмма зур хезмәте белән тарихка кереп калган. Гимназиягә дә әле 30 гына ел, әмма аны инде Башкортстанда гына түгел, ә бәлки, Татарстанда, илдә абруйлы уку йорты итеп беләләр.
Рәсүл Корбан улы чыгышында әлеге юбилейны үткәрүне хуплап күтәреп алган хакимият башлыгы Азат Сәхәбиевка, чакыруны кабул итеп, ерак араларны якын итеп килгән мәртәбәле кунакларга, шулай ук матди ярдәм күрсәткән спонсорларга, җәй чорында ремонт эшләрен башкарган төзелеш оешмаларына, аларның җитәкчеләренә чиксез рәхмәт белдерде. Шәһәрдә өч – башкорт, татар, чуваш үзәкләренең бергә, дус булып эшләүләре уңаеннан шатлыгы белән уртаклашты. “Ә рәхмәтемнең иң зуры – укытучыларга. Бала күңелен аңлап, йөрәген аларга биреп эшләгән һәм эшләүче бу изге җаннарга ихтирамым бервакытта да кимеми”, – диде ул.
Илсур Ихсанов, педагогик хезмәт ветераннары исеменнән чыгыш ясаган Рәкыя ханым Төхвәтшина, гомумән, бөтен чыгыш ясаучылар олы ихтирам белән уку оешмасының беренче директоры, кызганычка каршы, былтыр арабыздан китеп барган Нурмөхәммәт Хөсәеновны җылы сүзләр, матур хатирәләр белән искә алдылар. Узган гасырның 90нчы елларында, милли хәрәкәт күтәрелгән чорда, Башкортстанда беренче булып Бәләбәй татар гимназиясенең барлыкка килүе биниһая зур казаныш булды. 1995 елның 1 сентябрендә тантаналы рәвештә ачылган уку йорты аның беренче директоры Мөхәммәт Нури улының, аның җитәкчелегендәге коллективның зур тырышлыгы белән милли рухлы татар гимназиясенә, Бәләбәй төбәге татарларын үзенә тартып торган чын татар дөньясына әйләнде, даны еракларга таралды. Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Хәсәнов чыгышында уртак фикерне җиткерде: ”Нурмөхәммәт Нури улы – көчле шәхес, ул барлык белемен, приниципиальлеген, олы йөрәген гимназияне төзүгә, аны белем бирү генә түгел, ә балалар күңелендә туган телгә сөю, татар халкының мәдәниятенә, тарихына һәм гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләүгә багышлады”. Мөхәммәт Нури улының исеме гимназия тарихына мәңгегә уелып язылды.
Бәйрәмдә укытучыларга зур хөрмәт күрсәтелде. Күп укытучылар яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, намуслы хезмәте өчен район хакимиятенең, шулай ук Башкортстан Мәгариф, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының, Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Мактаулы остаз” билгеләре белән бүләкләнделәр.
Чара барышында алып баручылар – 11нче сыйныф укучысы Айдар Айнутдинов белән 10нчы сыйныф укучысы Мәдинә Салихова гимназиянең үткән һәм бүгенге тормышы белән таныштырдылар; тәкъдим ителгән видеоматериалда исә 10 ел директор вазыйфасын намуслы башкарган, үсеш баскычларыннан күтәрелүне лаеклы дәвам иткән Дамир Хәбибрахманов җитәкчелегендә гимназиянең кайнап торган тормышын, укучыларның һәм укытучыларның район, республика, Татарстан олимпиадалары, конкурсларында җиңүен, спортта һәм башка уңышларын күрү күңелле булды.
Бәләбәй гимназиясендә укучылар бик бәхетле, чөнки аның сәнгать бүлеге бар! Бәйрәмдә укучыларның саф татарча җырлар башкаруы, сәхнә тутырып өздерә басып биюе, ике ансамбльнең – гармунчылар һәм татар кураенда уйнаучылар – гаҗәеп матур чыгышлары, шигъри сүз кунакларны, залда утырган һәркемне таң калдырды.
Бәйрәмне йомгаклау сүзендә Эльвира Тәвкил кызы юбилей чарасын әзерләүдә катнашкан, үз өлешен керткән һәркемгә – укытучыларга, ата-аналарга, укучыларга, спонсорларга, аеруча зур тырышлык куйган Рәсүл Гәрәевка чиксез рәхмәтләрен белдерде. Мәртәбәле кунаклар да буш кул белән килмәгән. Уку йортына китаплар, принтер, уку әсбаплары, акчалата бүләкләр – барысы да кирәк. “Илһам” гармунчылар ансамбленә Гөлфия Зиннәтуллинаның гаиләләре исеменнән өр-яңа яшел гармун бүләк итүе бигрәк тә күңелле һәм истәлекле булды.
Бәйрәм ахырында бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә татар халкының “Туган тел” гимнын бөтен залның басып бергә җырлавы тагын бер тапкыр безнең көчле, бөек, горур, матур халык икәнебезне күрсәтте.
Зәйфә Салихова.
Фотолар татар гимназиясе архивыннан.