+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
12 гыйнвар , 19:40

"Үзе генә күрмәде..."

Казанда Резидә Шәрәфиеваның 60 еллыгына багышланган концерт узган.

"Үзе генә күрмәде..."
"Үзе генә күрмәде..."
Булат Бәйрәмов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә фикерләре белән уртаклашкан.

«Резидә Шәрәфиевага 60 яшь тулган булыр иде... Юбилей концертын үзе уздырыр иде... Ләкин үзе булмаса да, шыгрым тулы зал белән искиткеч матур, җылы, хатирәләргә бай, бик күп дуслары-коллегалары катнашлыгында концерт узды.

Бер дулкында булган тамашачылар еладылар да, елмайдылар да, әнисе Рәйханә апаны басып алкышладылар да. Концерт беткәч тә, озак кына, яраткан җырчыбызны алкышларга күмделәр. Үзе генә күрмәде...

Киләсе айларда Казанда, Чаллыда һәм туган ягы Минзәләдә дә әлеге концертны куячаклар, дип игълан иттеләр. Бармый калмагыз! Юбилеең белән», – ди ул.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас