Хәйрия чарасында бәйрәм кунаклары булып республика шәһәрләре һәм районнарыннан килгән үзенчәлекле 253 бала һәм яугирләр гаиләләреннән 79 бала катнашты.
Билгеле булуынча, чара «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова патронажында уздырыла. Беренче тапкыр "Аксаков чыршысы" 2019 елда хәйриячеләр акчасына үтте, шуннан соң төбәк җитәкчесе шундый ук бәйрәмнәрне республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында уздырырга кушты.
Балалар өчен махсус әзерләнгән бәйрәм тамашасы алдыннан Башкортстан Башлыгы җәмәгате белән һәммәсенә дә сәламләү сүзләрен җиткерделәр.
- Бүген - Иске Яңа ел, аны бөтен илебез бәйрәм итә, без дә сезне бу искиткеч бәйрәм белән котларга килдек. Барыннан да элек, балаларыбызга мөрәҗәгать итәм. Әйтәсем килә: сез - чыннан да иң яхшы, иң матур, иң акыллы һәм иң көчле. Сезгә ныклы сәламәтлек телим: авыртуларыгыз юкка чыксын, үзегезне борчымасын. Яхшы укыгыз, әти-әниегезне тыңлагыз, тормышыгызда барысы да сез хыялланганча килеп чыксын, - диде Радий Хәбиров.
Ул гаиләләргә зур ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Без барыбыз да яугирләребезнең өйләренә исән-сау әйләнеп кайтачагына, куелган бурычларны үтәячәгенә ышанабыз. Аларны көтәчәкбез. Һичшиксез, ярдәм итәчәкбез. Шуңа күрә, зинһар, кадерле балалар, махсус хәрби операциядә булган әтиләрегезгә Кыш бабайдан да, шәхсән миннән дә, хатынымнан да зур ихтирам сүзләре җиткерегез. Тагын бер тапкыр барыгызны да Яңа ел белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе тантанада катнашучыларга.
«Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе, Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова балаларга һәм аларның әти-әниләренә могҗизаларга һәрвакыт ышануларын һәм аларның тормышларында матур вакыйгаларның, могҗизалы хәлләрнең көн саен булуын теләде.
Спектакль тәмамланганнан соң, балалар Яңа ел бүләкләре алды, аларны республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның хатыны Каринэ Хәбирова үзләре тапшырды. Ә инде республика җитәкчесе белән фотога төшү мөмкинлеге нәниләргә икеләтә сөенеч бүләк итте.
Автор фотолары.