+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 гыйнвар , 17:45

"Тыштан усал кебек күренсә дә..."

Кичә җырчы Лилия Биктимерованың туган көне булган. Аңа 45 яшь тулган. Бу уңайдан аны кызы Гөлназ Асаева котлаган.

«Бүгенге көнемне әниемә багышлыйсым килә. Әнинең балачагы бик бәхетле булган дип әйтә алмыйм. Ул 10 яшендә фаҗигале рәвештә әнисез (минем нәнәйсез) кала, аңа күп авырлыклар аша узарга туры килә…

Тыштан усал кебек күренсә дә, ул бик йомшак күңелле, зур йөрәкле, балалары өчен янып-көеп яши торган әни. Минем иҗатыма бөтен көчен салган кеше — ул минем әнием. Әниемнең каты кулы эләкмәсә, бәлки, бүген «Гөлназ Асаева» дигән артист та булмас иде. Студиядә тапочкилар белән бәргәләгәннәре әле һаман да истә...

Әни, син — минем дөньямдагы иң якын, иң кадерле кешем! Иң мөһиме — исән-сау бул, күңел тынычлыгың булсын. Әти белән тагын кууууп еллар буе бүгенгедәй үз дулкыннарыгызда булып, бер-берегезне яратып яшәгез! Дөньядагы иң бәхетле кеше булып яшә, бүгенгедәй — син моңа лаек", - дип язган Гөлназ әнисе турында.

Лилия Биктимерова туган көнен җылы якларда үткәрә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас