Ул дустын матур итеп котлаган, дип яза "Интертат".
Ахырдан Салават Фәтхетдинов дустына рәхмәт сүзләре белдергән.
«Кызым: «Әти, программада «махсус кунак» дип язылган. Кем соң ул?» – ди. Берәрсе килмәгәндер, мин әйтәм. Айдар, беренчедән, чакырылмаган кунак… үзең аңладың инде. Аллаһ боерса, синең туган көнең җиткәч, мин дә әйтмичә генә килеп, концертыңны бозармын әле.
Без Айдар белән сәхнә юлын бергә башладык. Шунысын да әйтәсе килә: бу кеше белән бер дә кызык түгел. Эчеп тә, сугышып та, талашып та булмый", – дип шаярткан ул аны.