+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 гыйнвар , 08:25

"Бу җыр беренче мәхәббәт кебек"

Элвин Грей язылучыларына үзенең беренче җырын иҗат итү турында сөйләде. "Сине хочу" җырының тарихы кызыклы икән...

"Бу җыр беренче мәхәббәт кебек"
"Бу җыр беренче мәхәббәт кебек"
"Инде 22 ел узганына ышана алмыйм. Барысын да кичә кебек хәтерлим: миңа 14, беренче җыр "Сине хочу". Утырдым да барысын да җырга салдым. Шуннан бирле тормыш үзгәрде, ә бу җыр һәрвакыт минем белән калды. Күңелемнең иң намуслы өлеше кебек. Без аны яңадан яздырдык, тавыш хәзер заманча, көчле. Әмма иң мөһиме - җырларга һәм ишетелергә хыялланган малайның җаны калган. Ул минем өчен беренче мәхәббәт кебек. Әйтеп бетергесез хис - аны икенче тапкыр дөньяга таныту. Сезнең аны ишетүегезне бик көтәм. Бу минем иҗатымның башы", - дип язган Элвин Грей.

"Күз алдына китерегез, дәресләр урынына җыр язам, һәм мәктәп турында түгел, ә мәхәббәт турында. Барысы да аңлашыла — үсмер һәм гормоннар. Икенче җыр — “Бирмәде". 14 яшьтә минем менә шундый җырларым бар иде. Ләкин мин шаян композицияләр генә түгел, җитди, ихлас композицияләр дә яздым", - дип уртаклаша артист.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас