+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 гыйнвар , 21:10

Дилә Нигъмәтуллинадан күңелсез хәбәр

Сүзем абый белән мөнәсәбәтләребез турында, ди җырчы.

Дилә Нигъмәтуллинадан күңелсез хәбәр
Дилә Нигъмәтуллинадан күңелсез хәбәр

Эстрадада Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннарның абый-сеңел дуэты озын гомерле булды. Ләкин соңгы арада алар ешрак ялгызлары чыгыш ясый.  Дилә шушы бу хактагы сорауларга җавап биргән.

- Бик күп сораулар килү сәбәпле, мин бу темага ачыклык кертергә мәҗбүр булдым. 2025 ел минем өчен бик катлаулы булды. Әмма бу әтинең хәленә генә бәйле түгел. Сүзем абый белән мөнәсәбәтләребез турында. Мин бу хәбәрне әйткәч, төрле фикерләр булыр. Әмма алдан ук искәртеп китәсе килә, без бу темага абый белән бөтенләй сөйләшмәскә, ачыкламаска булдык. Арабызда нинди аңлашылмаучанлык булды? Нинди конфликт? Бу бары тик безнең арада калачак. Әлбәттә, без мондый карарга бер генә очрак, я бер ел эчендә генә уйлап килмәдек. Ничек кенә авыр булса да, моның турында әйтергә мәҗбүрмен. Һәрбер нәрсәнең башы һәм ахыры булган кебек, безнең “Абый белән сеңел” проектының инде ахыры якынлашкандыр, - дип сөйли Дилә язылучыларына.

Бу язманың астында фикер белдерүчеләр күп. Күпләр дуэтны яратулары турында язган. Һәр нәрсәнең ахыры була, диючеләр дә бар. Ә сезгә Нигъмәтуллиннарның кайсысы ныграк ошый?

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас