

Әй, гомер агышлары! Бар аның шатлыклары, сагышлары. Гомер дәфтәрен саклык белән актарганда, моннан егерме ел элек Дим буеның пар сандугачлары Зөлфидә һәм Гаяз Муллагалиевларның җырлы-моңлы иҗаты хакында “Кызыл таң”да мәкаләм басылган иде. Үткәннәргә караш ташлаганда, иң тәүдә хәтер җебе яшьлек сукмакларына барып тоташа.
Әйткәндәй, Зөлфидә мәктәптә, институтта укыганда ук сәхнәгә талпына, “Студент язы” смотр-конкурсында, “Халкым моңы” фестивалендә катнашып, беренче урыннарны яулый. Югары уку йортын тәмамлап, Бишбүләк районының Ает авылына кайткач та үзешчән сәнгатьтән аерылмый. Шунда булачак тормыш иптәше, тузанлы Әфганстан сукмакларында батырлык күрсәткән Гаяз белән таныша. Бергә вокаль ансамбльдә җырлыйлар, хәтта дуэт та башкаралар. Еллар үтү белән аларның чыгышлары Башкортстан радиосы һәм телевидениесе аша да тапшырылып торды. “Гәлсәр сандугач” телевизион фестивалендә дә берничә тапкыр чыгыш ясадылар. “Яшь гаилә” республика конкурсында исә “Музыкаль гаилә” номинациясендә җиңүче булдылар. Ә инде композитор Рамил Гыймранов җырларыннан торган “Ялгыз итмә” дигән аудиокассетаны җыр сөючеләр парлы Дим сандугачларының искиткеч матур иҗат җимеше буларак кабул итте. Ни дисәң дә, Муллагалиевлар 33 ел сәхнәдән төшми. Шул ук вакытта, тәҗрибәле педагог буларак, Зөлфидә “Башкортстанның мәгариф отличнигы” исемен йөртә, ә Гаяз – хәрби батырлыклары өчен күп кенә медальләр белән бүләкләнгән әти.
Музыкаль гаилә буларак, җыр-моң дулкынында тибрәлеп, бер мохиттә тәрбияләнгән балалары, музыканы яхшы үзләштергән, бүгенге көндә югары белемле укытучы Илзидә, бигрәк тә Илнур ничек инде сәнгатьтән ераклашсыннар?! Илзидә кирәк чакта гаилә ансамблендә тавыш операторы вазыйфасын да башкара. Юрист һөнәренә ия булган, музыка өлкәсендә лаеклы урын алган Илнур исә, бүген үзен автор-башкаручы итеп танытса да, шигырь, көй язу белән дә мавыга. Беренче җырын “Бәхет кошым” дип атаган.
“Әфган”, “Туганыма”, ”Бул син янымда”, шулай ук әнисе иҗат иткән “Сагынамын туган ягымны” дигән җырларга клип та төшерелгән. Күпме генә юлларда йөрелсә дә, кемнәр белән генә очрашсаң да, барыбер сиңа очар канатлар биргән туган як һәрдаим үзенә тарта шул. Яшь җырчы 2024 елда “Юлдаш” радиосы хит-парадында беренче урынны яулаган Әнвәр Сөләйманов белән Рәис Ханнанов иҗат иткән “Туган як юллары” җырын ничек репертуарына кертмәсен инде?! Заманында бу җырны иң тәүдә әтисе Гаяз башкарып, якташларының күңелен яулаган иде.
...Илнур Муллагалиев та, күңел сандыгын ачып, беренче зур концерты программасына кергән ихлас җыр-моңнарын фәкать якташларына бүләк итәргә дип талпынып кайтты. Моңа кадәр Уфа, Ырынбур, Самара, Чиләбе, Екатеринбург, Татарстан, Мәскәү, Себер якларындагы сәхнәләрдә, Башкортстанның күп кенә шәһәр-авылларында, шулай ук сабантуйларда чыгыш ясаганы бар иде.
Ә менә туган якта барыбер дулкынландыра бит ул. Чөнки дуслар, туганнар, якташлар алдында үзеңне җитди имтихан тоткан кебек хис итәсең. Концерт программасының “Яшь чакта” дип аталуы да аерым мәгънәгә ия.
Үзе иҗат иткән “Сагынамын туган ягымны”, “Кайтам балачакка” дигән җырлары бәлән сәхнәгә күтәрелүе булды, якташлары Илнурны дәррәү алкышларга күмде. Җырларның төсле фото-видеослайдлар белән баетылуы да кичәгә ямь өстәде. Ә менә әти-әниләре Зөлфидә һәм Гаяз Муллагалиевларның “Мин сине яратам”, “Карлар ява” дигән җырларны нечкә хис белән бер дулкында башкарулары тамашачыларны аеруча җәлеп итте. Туганнары, сәхнә ветераны, үзешчән композитор Залир Әлмөхәммәтов баянда дәртле көйләр башкарып, сәнгать сөючеләрне тагын да җанландырып җибәрде. Кичә җыр-моң, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Илнур Муллагалиев исә өч сәгать дәвамында сәхнә тотты: хәтта тамашачыларга биеп, сальто ясап та күрсәтте, бүләкләр дә таратты. Бар якка уңган, терекөмеш кебек үзе. Концертның тулы зал, дәррәү алкышлар белән истә калырлык булып үтүе дә күп нәрсә турында сөйли. Бу хәтта һәр дәрәҗәле артистка да бирелмидер.
Үз чиратында, популяр, яшь җырчының үзаллы концертына Уфадан килгән иҗатташ дуслары Илдар Галинуров, Фәнис Мөхәммәтшин матур җыр-моңнары белән җыелучыларның күңелен яулады.
Кичә ахырында район хакимиятенең беренче урынбасары Артур Галиев Илнур Муллагалиевка Рәхмәт хаты, Лилия Мусаева исә урындагы татар иҗтимагый үзәге исеменнән үзенчәлекле бүләк тапшырды.
Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ.
Бишбүләк районы.