+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 гыйнвар , 07:55

"Улым Алим белән буласы килә..."

Ришат Төхвәтуллин, якын дусты, эшкуар Ильяс Гимадутдиновны югалтканнан соң, тормышның фанилыгы турында фикерләре белән уртаклаша.

"Улым Алим белән буласы килә..."
"Улым Алим белән буласы килә..."
«Дуслар, Ильясны югалтканнан соң, тагын да ныграк бер нәрсәне аңлый башладым… Шулай чабып йөрибез, дөнья, мал куабыз, өйгә кайтып кермибез… Улым Алим белән буласы килә, әти-әни, туганнар белән. Рәхәтләнеп мунча кереп, сөйләшеп утыру урынына, гел каядыр чабасың. Тегесе дә кирәк, монысы да…

Бу – заралану түгел, әмма гомер узып бара. Яшәргә дә онытмаска иде. Һәр нәрсәнең үз вакыты, яшь вакытта йөреп тә, әмма яшәп тә калырга кирәк. Исән булыйк – иң мөһиме.

Элек мондый темаларга бик уйланганым юк иде. Яши-яши кыйммәтләр, күзаллаулар үзгәрә. Мин дә олыгаямдыр», – дип яза ул телеграм-каналында.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас