-16 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 гыйнвар , 19:20

"Урының оҗмах түрләрендә булсын, әнкәй..."

 Якташыбыз, популяр артист Җәвит Шакиров гаиләсендә зур югалту. Аның әнисе вафат.

"Урының оҗмах түрләрендә булсын, әнкәй..."
"Урының оҗмах түрләрендә булсын, әнкәй..."

Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

"Бу безнең әнкәй белән соңгы фотога төшү буласын күз алдына да китермәгәнбез икән. Без кайтуга сөенә-сөенә чәйләр әзерләп, өстәл артына утыргач, авылдагы бөтен яңалыкларны сөйли иде дә, залга чыгып утыргач, балаларны, оныкларны сораштырыр иде. Юлга озатканда: «Минем исемнән күчтәнәчләр алырсыз», - дип, оялып кына акчасын учка салыр иде.

«Әнкәй, кирәкми», – дисәң: «Юк, балам, бу миннән күчтәнәч өчен генә, сезнең оныклар аңа мохтаҗ түгелдер, сез аны нәнәгездән дип бирегез», – ди торган иде. Хәзер генә шуларны искә төшереп, барлап утырабыз. Берни дә эшләп булмый икән, бар да Ходай кулында.

Соңгы кайтуда гына әле 90 яшеңне дә җыелышып уздырырга язсын, дип сөйләшеп утырган идек. Ни кызганыч...
Урының оҗмах түрләрендә булсын, әнкәй. Тыныч йокла", - дип язган ул.

Шакировларның гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас