+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Фидан Гафаровка бюст кайда куелачак?

Аның исемен мәңгеләштерү буенча күп эш башкарыла.

Фидан Гафаровка бюст кайда куелачак?Фидан Гафаровка бюст кайда куелачак?
Фидан Гафаровка бюст кайда куелачак?
Артист көне алдыннан театрга Фидан Гафаровның бюсты кайтарылган. Аның авторы - Казанның В. И. Ленин исемендәге Мәдәният-ял комплексы рәссамы, скульптор Халит Миңлегалиев.

Бюст турында Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров сөйләде.

“Әтием Казан шәһәренә концертлар белән баргач, Мәдәният сараеның рәссамы белән танышып-сөйләшеп киткән һәм аңа: “Халит, бу дөньядан китеп барсам, миңа да берәр бюст эшләрсең әле, яме?!” - дип шаярткан.

Рәссам озак уйлап-нитеп тормаган, әтием исән чагында ук ул бюстны эшләп куйды. Әммә әтиемә бюстны фотодан гына күрергә насыйп булды.

Ниһаять, быелдан билгеләнә башлаячак профессиональ бәйрәмебез - Артист көне алдыннан газиз кешемнең сыны үзе эшләгән театрына кайтты”.

Шулай ук, әлеге вакытта Дүртөйле Мәдәният сараена Фидан Гафаровның исемен бирү буенча сөйләшүләр бара.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас