Татарстанның халык артисты, Башкортстан тамашачысының сөюен яулаган Зәйнәп Фәрхетдиновага бик күп сораулар килә икән.
"Кемнәрдер: «Концертың кайчан була?» – дип язса, кайсылары: «Йөри инде яшьләргә юл бирмичә», яки «Олыгайган, килешсез», – ди. Дөрес, үземә турыдан бәреп түгел, төрле төркемнәр аша җиткерәләр.
Әйтегез әле миңа, кайда язылган ул чикләр? Җиткән, булган, дип! Кеше үз хәленнән килгәндә эшләргә тиеш, минемчә, шулай бит! Егылып киткәнче!
Яшьләр үз юллары белән барырга тели икән, мөмкинлекләр бик зур бит хәзер. Мин аларны бик хуплыйм, бик риза, иҗат итсеннәр. Иҗатка омтылучы, талантын күрсәтә белүче яшь йөрәк, үзен ачып, юлын дөрес итеп сайласа, безнең тормышны күтәрә генә, яшәешебезгә ямь өсти. Әмма юлны дөрес сайларга кирәк!
Ни әйтсәләр дә, без сәхнәгә аяк басканда бик авыр иде. Бу хакта – аерым. Меңгә бер генә туган Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров тавышларын мәңгелек итеп кабул итүебез, аларны үлеп яратуыбыз безгә туктарга вакыт дигән сүз түгел бит әле! Әйе, миндә – алар мәктәбе, шушы җырчыларны тыңлап үстем.
Күп еллар эзләнсәм дә, мин иҗатта бүген дә янып яшим. Үземнең көчемне үзем беләм, Аллаһка шөкер. Һәр кеше эзләнеп, янып яши алса, бу бит – зур бәхет!
Шунысы да мөһим: мине беренче көннән үк яратып калган, үзенеке дип кабул иткән тамашачым hәр чыгышымны көтә. Әле мин оныткан кайбер җырларны да башкаруымны сорый.
Шуны да әйтәсем килә – яланаякмы мин, биек үкчәдәнме, кыска киемнәнме, озыннанмы, иҗатым – тыңлаучым өчен. Мин туктарга тиеш түгел! Дөрестер бит?
Шулай булгач , исән-сау вакытта иҗат дигән бөек пьедесталны ташласам, мин үз-үземне гафу итә алмаячакмын!
Менә шул ул иҗат җанлы булып туу! Иҗатымны яраткан барлык кеше алдында башымны иям!
Бу фотоны миңа нейрочелтәрләр тәкъдим итә, шулай киенеп чыгарга куша. Сезгә ничек? Эшлибезме?" – ди ул язылучыларына.
Сез нинди фикердә?
Фото: социаль челтәрдән.