“Ютуб” (YouTube) каналында Фәдис Рамазанов авторлыгында һәм Альбина Якупова алып барган “Рәхмәтлемен сиңа, язмышым!” тапшыруын күпләрнең күргәне бардыр. Аның геройлары – төрле язмышлы кешеләр, ләкин аларны җырга сөю берләштерә. Күпләрнең һөнәре, башкарган эше мәдәният һәм сәнгать өлкәсеннән ерак булса да, җыр-моң аларны гомер буе озатып килә. Әлеге тапшыруның авторлары да нәкъ шундый моңлы, тормышын җырдан башка күз алдына да китерә алмаган кешеләрне табып, әңгәмә барышында бу шәхесләрнең язмышына ни өчен рәхмәтле булуларын ачыклый.
Бүгенге көнгә дистәләгән тапшыру төшерелгән һәм алар социаль челтәрләрдә бик популяр – караучылар һәм язылучылар санына карап та шундый фикер йөртергә мөмкин. Барлык катнашучыларны бергә җыеп, гала-концерт оештыру инде күркәм йолага әверелде. Алдарак ул Уфа шәһәренең “Атайсал” мәдәни үзәгендә уздырылса, узган ел Авдон мәдәният йорты сайланды.
Концерт башланыр алдыннан җыелучылар мәдәният йорты фойесында оештырылган кул эшләре күргәзмәсе белән танышты. Бөре шәһәреннән килгән Альбина Нәфыйкова – күпкырлы талант иясе, дистәләгән җырларга көй язучы, үзе моңлы тавышлы, ә бу көнне ул, концертта катнашудан тыш, искиткеч кул эшләрен дә алып килгән иде. Бакчасында җитен үстереп, аны үзе эшкәртә һәм тукып, өс киемнәре тегә. Шулай ук талдан кәрзиннәр үрә башлаган. Аларга сокланучылар гына түгел, сатып алучылар да күп булды.
Благовар районының Шарлык авылы уңганнары баланнан пешерелгән милли ризыклар белән сыйлады. Шулай ук татар хатын-кызларының күзнең явын алырлык калфаклар күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады.
Күркәм чарага мәртәбәле кунаклар да чакырылды. Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары, “Текә татар” Гөлшат Сафина, Авдон авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Александр Зайцев, махсус хәрби операциядә катнашучы Батырлык һәм Миңнегали Шәйморатов орденнары, бихисап медальләр белән бүләкләнгән Ринат Күлтоманов һәм республикада эшләп килүче иҗтимагый оешма әгъзалары әлеге проект турында ишетеп кенә белми һәм чыгышларында “Изге мирас” оешмасы тарафыннан тормышка ашырылучы башка зур проектларны да телгә алдылар, аларның әһәмиятен билгеләделәр һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Гала-концертны һөнәре буенча татар теле укытучысы Гөлшат Хәлиуллина алып барды һәм сәхнәгә чакырыр алдыннан һәрбер катнашучы биографияләре белән кыскача таныштырып үтте. Чараны алып баруда аңа укучылар Давид Хөрмәтуллин һәм Алина Ибраева ярдәм иттеләр.
Әйе, бу көнне Авдон мәдәният йорты сәхнәсендә төрле һөнәр ияләре – укытучылар, пешекчеләр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, инженер, газчы, тимер юлы эшчеләре дә бар иде. Узган ел лауреатлары Галия Язданова быел да тамашачыларны моңлы тавышы белән сөендерде. Уфа районының Зәлия Зиннәтуллина җитәкчелегендәге “Авдон моңнары” башкорт ансамбле, Булгаково мәдәният йорты каршындагы Эльвина Нестерова җитәкчелек иткән “Антре” балалар бию коллективы, Уфа шәһәренең Альбина Якупова канаты астында эшләүче “Нәүруз” татар фольклор ансамбле, Благовар районының Шарлык авылыннан “Сандугач” татар вокал ансамбле (җитәкчесе Динә Исхакова), Дим бистәсенең “Дим моңнары” (җитәкчесе Наталья Абрамова) чыгышлары белән чараны тагын да ямьләндерделәр.
2025 елның Русиядә – Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы булуын исәпкә алып, чарага сугыш чоры балалары һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче яугирләрнең якыннары да чакырылган иде. Чишмә районының Слак авылында гомер итүче Милә апа Якупова 2025 елда 85 яшен билгеләгән. Ул бүген дә сәхнәгә чыгып озын көйләрне суза. Авдон авылыннан сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Луиза Галимова да, олы яшьтә булуына карамастан, авыл биләмәсе тормышында актив катнашып яши, татар иҗтимагый оешмаларына зур ярдәм күрсәтә. Дуван районының Өлкенде авылыннан Руфина Юмадилованың улы СВОның беренче көннәреннән илебез азатлыгы өчен көрәштә, әни кеше исә яугирләргә ярдәм итә. Быел ул “Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе” медале белән бүләкләнгән. Ә Дуван районының Өлкенде авылыннан Лениза Носратуллина республикабызның төньяк-көнчыгыш районнарында әлеге иҗтимагый оешманың эшен оештырып, аны бик актив рәвештә алып бара. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән бик күп чаралар да үткәргән ул. Хөрмәтле кешеләрне сәхнәгә чакырып, аларга узып киткән елда үзенең эшчәнлеген башлаган “Изге мирас” иҗтимагый оешмасының махсус бүләкләрен – медальләрен тапшырдылар.
Гала-концертта катнашучылар зур сәхнәләрдә чыгыш ясамасалар да, аларны Башкортстан телеканаллары тарафыннан оештырылган проектларда күрергә мөмкин, шул ук вакытта төрле дәрәҗәдәге конкурсларда даими катнашып, җиңү яулыйлар, кыскасы, җырдан башка алар үзләренең тормышын күз алдына да китерми. Бу көнне дә Роза Якупова, Рәзилә Котлыюлова, Гөлназ Салихова, Лилия Хәмитова, Алла Гыйльманова һәм башкалар күңелләрендәге илаһи моңнарны, матур җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр. Проектның авторлары гала-концертны шушы талантлы шәхесләрне башкалар белән якыннан таныштыру, халык сәнгатен популярлаштыру, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгыту максатын күз уңында тотып оештыра да инде.
Ниһаять, бәйгедә җиңүченең исемен атау вакыты килеп җитте. Алдагы елдан аермалы буларак, бу юлы Гран-при иясе социаль челтәрләрдәге видеоязмаларга бирелгән тавышлар саны буенча онлайн-форматта билгеләнде. Шулай итеп, Гран-прига Туймазы шәһәреннән Гөлназ Салихова лаек булды. Гөлназ Җиһандар кызы башкаруындагы “Җиңеп кайтыгыз!” җыры Интернет киңлекләрендә бик популяр. Моңлы тавыш иясе махсус хәрби операция башланганнан бирле волонтерлык эшендә актив катнаша, хәйрия концертлары да оештыра.
Бу көнне бүләкләнүчеләр күп булды. “Изге мирас” оешмасыннан һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегеннән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук чараны оештыруга Анжела Сәлигаскәрова иганә ярдәме күрсәтте.
Республиканың төрле почмакларында яшәп иҗат итүче, җыр-моңга гашыйк, ә иң мөһиме – язмышына рәхмәтле кешеләрне бер мәйданга җыйган һәм уртак көч белән оештырылган чара бик күркәм килеп чыкты һәм анда катнашучыларның да, тамашачыларның да күңелендә якты хисләр калдырды.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Уфа районы.