Ул бу хакта үзенең ТГ-каналында сөйләде һәм үз-үзен түбән бәяләү аркасында «бу адымга барганын» әйтте. Аның сүзләренчә, кызы туганнан соң ул үзен яратмый башлаган һәм бала имезгәннән соң тәнендә табигый үзгәрешләрне кабул итә алмаган.
"Мин һәрвакыт үземдә кимчелекләр эзләдем, Минем комплекслар күп иде. Хәзер мин бәхетле. Бу уңайдан хейт күп булачагын аңлыйм. Иртәгә нәрсә буласын белмим, әмма бүген мин идеаль күкрәкләр белән матур булырга телим", - дип белдерде артистка.
Операцияне Гөлназ Уфада ясаткан. Инде дәваханәдән чыккан да. Туганнарында. "Сызлый башлады", - дип тә өстәгән ул.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез:
t.me/kiziltanufa