Гүзәл Уразова кызы Эллари белән видео төшергәннәр. Анда алар төрле сорауларга «норм» яки «стрем» дип җавап бирә.
Әлбәттә, аларның җаваплары аерыла. Егетеңнән күбрәк акча эшләү, мәсәлән, икесе өчен дә "норм". Егет белән беренче булып танышу Гүзәл өчен "стрем" булса, Эллари өчен - "норм".
- Ашарга пешерә белмичә кияүгә чыксаң?
- Норм, әлбәттә. Кияүгә чыккач, ике көндә барысын да өйрәнәсең. Ач ирең килеп утырса, әйдә, пешер, дисә, һәр әйберне пешерәсең, Интернет сиңа - ярдәмче, – ди Гүзәл Уразова.
- Син ошаткан кеше идеаль, ләкин башка милләттән булса?
- Ничек әйтим икән, кызым. Яхшы кеше булсын, яхшы татар булсын, – дип җавап бирә Гүзәл Уразова.
- Минем өчен фәкать татар кешесе булсын, – ди Эллари.
- Язылышып кына, зурлап туй үткәрмичә яшәү?
- Стрем, – ди Гүзәл Уразова.
- Минемчә, норм. Шул ук акчаларны сәяхәткә, яки башка әйбергә калдырып булыр иде бит, – ди Эллари.
- Синең матур ак күлмәк киясең килмимени, кызым? Ничек инде, шундый матур кыз, ак күлмәк киеп, балдак киеп шунда басып тору гомердә бер генә тапкыр була бит ул, – ди Гүзәл Уразова.
- Алайса, якын кешеләрне генә җыеп, зур булмаган туй үткәрәсең, – ди Эллари.
Язылучылары Эллариның кияүгә чыгарга җыенуын юраган. Югыйсә, ул сорауларга бу кадәр җитди уйлап җавап бирмәс иде, янәсе.