

«Безнең нәселдә җырга оста, моңлы тавышлы туганнарым күп, әмма тормышын сәхнә, иҗат, сәнгать белән бәйләүче әлегә мин генә.
Һәр җырым аша халкыма йөрәк түреннән чыккан моңымны юлладым. Шатлыклы минутымда да, борчылган чагымда да мин һәрчак җырладым.
Укытучыларыма, сәхнәдәш коллегаларыма зур рәхмәт җиткерәсем килә. Минем җырларымны җырлаган, тамашачыга җиткергән артистларыма, дусларыма олы рәхмәт әйтеп баш иям.
Тормышым икегә бүленсә дә, мин өметемне җуймыйм, яраткан сәхнәмә кабат кайтырга язсын!
Бүген дә күңелемнән булса да җырлыйм, төшләремдә сәхнәне күреп саташып уянам...
Сынауларны җиңеп, бирешмичә, матур җырларымны киләчәктә тамашачыма, халкыма бүләк итәргә язсын!
Бәйрәм белән!» – дип яза җырчы.