Ул язылучыларына бераз үпкә белдергән, чөнки алар ул авырырга тиеш түгел, дип исәпли.
«Ни өчендер кайбер язылучыларым мине терминаторга тиңли. Имеш, минем чирләргә, гомумән, хакым юк. Бераз гына томаулап торсаң да: «Сез бит витаминнар эчәсез, нигә булышмый?» – дип яза башлыйлар.
Әйе, эчәм. Һәм шунысын әйтим: үземнең халәтемне, энергиямне 10 ел элекке Алсу белән чагыштырсам, бүгенгесе күпкә яхшырак. Элеккечә еш авырмыйм, салкын тигәнен, герпесның кайчан чыкканын да хәтерләмим… Ә бит без һәрвакыт кеше арасында йөрибез: ике эшебез дә шуны таләп итә, бүлмәдә генә бикләнеп эшли торган эш түгел.
Әй, мин әйтәм, Аллам сакласын, үлә-нитә калсаң, хейтерлар шундый бәйрәм оештырыр иде. Шунда ук нәрсәдән үлгәнеңне «белеп», диагнозлар куеп, тотлыга-тотлыга, шул хәбәрне таратырлар иде.
Мин терминатор түгел, мин – кеше! Чирләргә дә, үләргә дә мөмкинмен.
Бизнес буенча без төрле укуларда, семинарларда катнашабыз. Шунда алган белемнәргә таянып, организм өчен даими профилактика чараларын кулланырга кирәк икәнен аңладым. Витаминнарны рационга кертү, су эчү, эшне генә түгел, ялны да көйли белү, сәяхәт итү, канәгать була белү – болар барысы да профилактикага керә. Аннары, өстәвенә, мин клиникаларга да йөрим, эчке яктан да профилактика ясыйм. Дәвалануга караганда профилактика күпкә яхшырак!», – дигән Алсу Фазлыева.