+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Тормышка гашыйк кеше”

Туймазы районының Кандра авылында яшәүче билгеле волонтер хакында шулай диләр

“Тормышка гашыйк кеше”“Тормышка гашыйк кеше”
“Тормышка гашыйк кеше”


Тормышта акны карадан аера белүче, авыр чакларда ярдәм кулын сузарга әзер торучы, хезмәт сөюче һәм аның нәтиҗәсен күрә белүче кешеләр безнең арада бихисап. Күптән түгел Бүздәк районының Уран авылына эш буенча барырга туры килде. Шунда бик үзенчәлекле кеше белән таныштым. Аның исеме – Ранис Әдеһәмов.

Ул хозур табигатьле, уңган, сәләтле кешеләре белән дан тотучы Илеш районында туган. Күңелле балачагы ямьле Базы елгасы буйларында урнашкан Түбән Череккүл авылында үткән, шул ук авыл мәктәбендә белем алган. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Стәрлетамак мәдәният техникумында театр факультетын тәмамлаган. Күп еллар буена танылган җырчылар Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Идрис Кәлимуллин, Салават Фәтхетдинов белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган. 2006 елдан Туймазы районының Кандра авылында хатыны Ләйсән белән кулга-кул тотынышып, үрнәкле гаилә булып гомер итәләр.
Туган иленә, торган җиренә, газиз халкына сөю-мәхәббәт хисләре белән янып яши Ранис. Ватанпәрвәрлек хисләре дә бу егеттә бик көчле. Авылда хәрби махсус операциядә хезмәт итүче яугирләрләргә ярдәм кулы сузу максаты белән оештырылган “Маскита” клубының актив әгъзасы да ул. Монда авыл халкы кичләрен маскировка челтәре үрергә җыела, хатын-кызлар токмач кисә, җылы оекбашлар бәйли, шәмнәр ясый һәм, шушы әйберләрне җыйнап, яугирләргә посылка итеп җибәрәләр.
Умартачылык Ранис Фарсый улының яраткан шөгыле булып тора. Бу эшендә аңа хатыны да ярдәм итә: бергәләшеп бал кортлары карыйлар, үрчетәләр, прополистан файдалы төнәтмәләр, майлар эшләп махсус хәрби операциядәге егетләргә озаталар.
“Бу изге эшләребез өчен егетләр рәхмәтләр әйтеп шалтырата, җавап хатлары яза. Шул вакытларда канатлар үсеп киткәндәй була, кулымнан килгәнчә ярдәм итәсе килә. Авылыбыздан, районыбыздан СВОда һәлак булганнарның гаиләләренә дә битараф кала алмыйм. Кемнеңдер күңелен киңәшләрем, җылы сүзләрем, изге теләкләрем белән күтәрсәм, кемгәдер республика гәзит һәм журналларына язылуны бүләк итәм”, – ди Ранис.
Шушы эшләрен исәпкә алып, Кандра авылы хакимияте исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, Туймазы районы Ветераннар советы Ранис Фарсый улына “Русия патриоты” дигән медаль тапшырган.
Ранис – тормышка гашыйк кеше. Ул матурлыкны күрә, тоемлый белә, аның бу хисләре шигырьләрендә, җырларында чагыла. Бүген аның илледән артык иҗат җимеше бар. Алар төрле темаларны яктырта, иң мөһим темасы булып ватанпәрвәрлек тора.
Менә шундый үзенчәлекле Илеш егете белән таныштым. Бер карасаң, бик гади дә, икенче яктан карасаң, көчле рухлы, илем дип, җирем дип, янып-көеп яшәүче, үзенең тормышы белән күпләргә үрнәк ул Ранис Фарсый улы. Мондый егетләр булганда илебез дә көчле булачак, бернинди сынаулар да безне сындыра алмаячак.

Гүзәл Яппарова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас