-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 гыйнвар , 09:55

Ярты миллион сумга сатканнар

Җырчы Римма Никитинаның коты алынган.

Ярты миллион сумга сатканнар
Ярты миллион сумга сатканнар

- Бүген миңа шундый хәбәр килде, мин аннан шок хәлендә калдым, дөресрәге, котым алынды. Ниндидер Дмитрий мине банкетка 400 меңгә саткан, юл һәм яшәү өчен тагын 100 мең сораган. Шулай итеп, 7 февральгә Самара өлкәсенә барырга 500 мең сум акча сораган. Беркайчан да мондый бәяләр куйганым булмады. Зинһар, алданмагыз. Мин һәрвакыт заказларымны үзем кабул итәм, миңа турыдан-туры социаль челтәрләрдә языгыз, мин үзем телефон номерымны бирәм һәм заказларны кабул итәм. Кайвакыт миңа концерт директоры Руслан ярдәм итә, шуңа күрә уяу булыгыз, чит кешеләргә алдана күрмәгез, - дип яза җырчы.

Бу хәл "ВКонтакте"да килеп чыккан. Мошенниклар үзләрен Римма Никитина чыгышларын оештыручылар дип таныштырган һәм җырчы битендә шәрехләр калдырган кешеләргә үзләре язган.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас