+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 гыйнвар , 07:25

Бәхет шундый була

Айсылу Габдинова кызына нинди исем кушкан?

Бәхет шундый була
Бәхет шундый була

Бик матур, сирәк һәм үзенчәлекле. "20 декабрьдә кызыбыз туды. Гел, кызым булсын иде, дип теләдем.

УЗИда шулай буласын әйткәч, шатлыгымнан яткан килеш сикерә яздым. Беренче балабыз Арслан үзе дә кечкенә. Ләкин килеп, сыйпап: “Елама”, — ди, башын сеңлесенең башына терәп ята, шатлана.

Арсланны бакчага бирмәдек әле. Аңа күңелсез булмасын дип, әбиләре төрле чараларга йөртә. Каникулда әтием уйнаган спектакльгә дә барып кайтты. Бабайны патша образында күргәч, бик шатланды, шаккатты. Кызыбызга Асыл (Асель) дип исем куштык", - дигән Айсылу. Бу хакта "Ирек мәйданы" язган.

 

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас