

Ул хатыны Регина белән Таиландта ял иткән.
Илнат анда тараканнарны тәмләп карый.
Алар башта урамда сатучыдан төрле-төрле тараканнарны ала. Кайберләрен кабып карагач, канәгать елмая. Хатыны: «Кетердиме?», «Тәмсезме?», «Эченнән әйберләре чыктымы?», «Әйт инде берәр нәрсә!» – дип сорап тора.
Илнат үзе өчен «иң тәмлесен» дә билгеләгән. Хәбәр астында төрле комментарийлар калдырганнар. Арада "колорадо жугын җыясы да калмады болай булгач", дигәне дә бар.