

Анда ул тамашачыларны тулы стадионга җыйды. Аның сүзләренә караганда, аның танышлары арасында урыс артистларының чыгышларын оештыру белән шөгыльләнүче кешеләр күп, һәм алар татар башкаручыларына көлебрәк караган.
- Урыс йолдызлары концертларын оештыручылар татар артистларыннан көлә. Көлеп: "Сез Уникста 10 көн рәттән концерт куясыз", - диләр. Мин безнең - татарларның да ихтирамга лаек булуыбызны күрсәтергә теләдем. Бу кешеләр хәтта минем концертка да килә алмады. Һәм беләсезме, алар миңа билетлар артык сатылмаганда шалтыратты, ә без барлык билетларны саткач, юкка чыктылар. Безнең милләт үсәргә, бердәм булырга тиеш, безнең халык бу концерттан соң үзенең никадәр көчле булуын күрсәтте, — дип билгеләде Ришат Төхвәтуллин блогер Равил Закировка биргән интервьюсында.
17 гыйнварда Казанда Ришат Төхвәтуллин иҗатының 15 еллыгына багышланган зур чара узды. Татар артисты беренче мәртәбә стадионда үзенең сольный концертына 8 мең кеше җыя алды.
Тиздән Ришат тамашачыларын "Уфа-Арена"га җыячак.