

Республика Башлыгы, Башкортстанда зур мәдәни чаралар оештыру белән беррәттән, авылларда һәм урындагы дәрәҗәдә мәдәнияткә ярдәм итүгә дә зур игътибар бирә. Илеш районының үзәк район китапханәсе оештырган “Горурланам, Илешем!” әдәби конкурсы республика җитәкчелегенең эзлекле рәвештә мәдәнияткә ярдәм күрсәтүе һәм үстерүенең бер якты мисалы булып тора.
Былтыр Илеш районы төзелүгә 90 ел тулды. Әлеге вакыйгага багышланган чаралар районда ел дәвамында барды. Шулар арасында районынның үзәк район китапханәсе оештырган “Горурланам, Илешем!” дигән әдәби конкурс та бар. Бүген әлеге бәйгенең йомгаклау кичәсе узды. Иҗади конкурс онлайн форматта берничә номинациядә узган. Катнашучылар Илеш районы турында шигырь, хикәя иҗат иткән, яттан шигырьләр сөйләгән, җырлар җырлаган, электрон презентацияләр, буктрейлерлар, видеороликлар ясаган, эссе-уйланулар язган.
Бер ел дәвамында конкурска биш номинация буенча эшләр кабул ителеп, жюри тарафыннан барлыгы 200 эш бәяләнгән. Алар арасыннан 38 җиңүче билгеләнгән. Конкурста районның мәктәп укучылары, илешлеләр актив катнашкан. Шулай ук Дүртөйле районыннан, Нефтекама шәһәреннән, Татарстанның Актаныш районыннан да катнашучылар булган.
Тантаналы чара башында тамашачылар хөкеменә тәкъдим ителгән видеоязма аша Илеш районында ата-бабалар салган данлы традицияләр бүген дә лаеклы дәвам итүен һәм артуын күзаллап булды. Әйе, илешлеләр авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә җитештерү күләмнәрен елдан-ел арттырып, бүген төп социаль бурычны хәл итә – һәр гаиләдә муллык, балалар яхшы мәктәпләрдә укысын, балалар бакчаларына йөрсен, авылларда газ һәм су, электр һәм юллар булсын, барлык өлкәләрдә тормыш кайнасын һәм шәһәрдәгедән бер дә ким булмасын өчен тырышып эшли. Әлеге видеоязманы караганда һәркем үз туган җире, Ватаны, Илеше белән горурланып утыруына иманым камил.
Мәдәни чараны ачып, Илеш районы Мәдәни ял үзәге җитәкчесе урынбасары Альфира Вәлидова килгән кунакларны, тамашачыларны сәламләде һәм конкурста җиңүчеләргә район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин имзалаган Дипломнарны һәм бүләкләр тапшырды.
Илеш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Якупова мәдәни чарага зал тутырып килгән райондашларын, кунакларны сәламләде һәм бәйгедә катнашучы һәркемгә, аларга ярдәм иткән укытучыларга, китапханәчеләргә рәхмәт сүзе җиткерде һәм җиңүчеләрне бүләкләде.
Конкурсның жюри әгъзасы “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре Зөһрә Исламова да якташларын сәламләде һәм бәйгенең киләчәк буын вәкилләре өчен зур әһәмиятлелеген әйтте. Шулай ук, “Топономик әкиятләр” номинациясенә килгән эссе-уйлануларның кызыклы булуы һәм туган як тарихын өйрәнүгә зур этәргеч бирүен ассызыклады. Зөһрә Наил кызы “Кызыл таң” гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновтан сәламнәр җиткерде һәм ул имзалаган Дипломнарны җиңүчеләргә тапшырды.
Җыр-моң белән үрелеп барган кичәне Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Хәлиуллина зур осталык белән алып барды. Ә инде әлеге бәйгедә катнашып, җиңү яулаучыларның сәхнә түренә бер-бер артлы чыгуы һәм Илешкә багышлап иҗат ителгән шигырьләрне укуы, җырлар җырлавы бу чараның матур бизәге, үзенчәлеге дә булып торды.
Югары Яркәй район Мәдәният сарае хезмәткәре Ирина Хафизова, Равилә Акмалова, Зәмфирә Хөснетдинова, Таһир Фаршатов, Ришат Абдуллинның баян тавышына кушылып җырласа, Фавәрис Әһлетдинов үзе иҗат иткән җырны үзе үк гармунда уйнап, музыкаль бүләк ясады. Илеш районының Иске Кыргыз авылында туып-үскән, бүген Нефтекама шәһәрендә яшәүче Гөлфинә Латыйпованың җырлавы, фәлсәфи шигырьләр укуы да тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Андреевка мәктәбе укучысы Виктория Арапова ясаган мультфильмны экраннан карау кызыклы һәм бик күп мәгълүматлы булды.
Конкурска эссе-уйлану тәкъдим итеп, җиңүчеләр арасында булучы Фәнүзә Мансурованың чыгышы бүгенге матур тормышыбызның кадерен белүгә чакырды. (Ул язмасында сугыш чоры баласы буларак, тормышның барлык авырлыкларын күреп, ятимлек ачысын татыса да, рух ныклыгын сындырмыйча башкаларга үрнәкле тормыш юлы узган Хәбибулла Хәмидуллин турында бәян итә һәм автор кичәдә кыскача эчтәлеген сөйләде).
Ә инде “Шигьри юллар” номинациясендә җиңүчеләр арасында булучы Фавәрис Әһлетдинов, Суфиян Поварисов исемендәге “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Алсу Галиева узләре иҗат иткән шигырьләрне укыса, мәктәп укучылары Азалия Фаздалова, Физалия Шәрәфисламова, Зәлия Сәгыйдуллина, Әдилә Мансурова Илешкә багышланган шигырьләрне сәнгатьле укып, чараны тагын да күркәмләндерде.
Мәдәни чараның матур, уңышлы узуы бик күп сәбәпләрдән тора. Шуларның берсе - тавыш режиссеры эше. Илеш районының үзәк район китапханәсе хезмәткәре Айнур Ахунов та эшен белеп, яратып башкарып һәр чарага үз өлешен кертә.
Күңелләрне сафландырган, илһамландырган мәдәни чара бик тиз узып китте һәм таралышканчы ук киләсе очрашуларга өмет уятты. Ә алар озак көттермәс, чөнки күренекле шагыйрь Ринат Хәйри Илеше хакында юкка гына шушы юлларны язып калдырмаган:
Безнең яклар – дала, урман ягы,
Офыкларга җитә кырлары.
Безнең яклар – кояш, нурлар ягы,
Кунакчыллык ягы, җыр ягы.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы.