Халкыбыз талантлы шәхесләргә бик бай. Артистлар, җырчылар арасында йолдыз булып балкыганнары шактый булса да, эстрадабызның гәүһәренә әверелгәннәре сирәктер. Үзе уйнап, үзе җырлап, кабатланмас моңы, гадилеге һәм галилеге белән ике тугандаш республика халыкларының олы ихтирамын яулаган Фән Вәлиәхмәтовны да нәкъ гәүһәргә тиңләр идем.
Фән Гавис улы 1951 елның 18 гыйнварында Башкортстанның Шаран районындагы Хафиз авылында туган.
“Сәнгать юлына аяк басканчы аңа шактый дөнья күрергә туры килә. Сигезенчедән соң – киномеханик. Туймазыдагы бер заводта ел ярым фрезеровщик. Буш вакытлары – сәхнәдә. Аннары район Мәдәният йортларында эшләү: Туймазыда – өч, Бүздәктә ике ел.
Алдагы гомерен җырдан башка күз алдына китерә алмаган егет 1974 елда Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Укытучысы Д. Мусин аның тавышының табигыйлеген сакларга тырыша. Егет үзе дә йөрәге белән һаман халык җырларына якыная.
1979 елда филармониягә эшкә кабул ителгәндә гармунда үзе уйнап җырлавын сокланып тыңлыйлар. Өйрәнерлек, үрнәк алырлык өлкән хезмәттәшләреннән уңды ул. Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин белән бер бригадада эшләү үзе генә дә аңа күп нәрсә бирә. Мәшһүр җырчы белән танылган музыкант егетне сәхнәдә үзен ничек тотарга, җырларны ничек сайларга өйрәтәләр. Уңышларын да, кимчелекләрен дә шунда ук үзенә әйтәләр.
...Халык арасында ныклап танылуы 1985 елларга туры килә. Бу дәвердә Тальян бәйрәмнәре шау-гөр килеп үткәрелә башлаган иде. Фән дә бик матур итеп тальянда уйнарга өйрәнеп ала. Моның өчен режиссер Фатыйх Ихсановка рәхмәте зур аның. Йөзләрчә тальянчылар белән бергә сәхнәгә чыгып уйнады, җырлады, аннан соң телевидениегә төшереп алдылар. Соңрак “Моңнарыма кайтам” дигән татар бригадасы төзеп, күп урыннарда концертлар куеп йөрделәр”, – дип яза каләмдәшем Фәрит абый Фаткуллин “Баш очымда кош сайрады” китабына кергән “Ике республиканың атказанган артисты” дигән мәкаләсендә.
Фән Вәлиәхмәтовның репертуарында Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Нур Даутов, Вәлит Илембәтов, Венер Мөхәммәдиев, Роза Сәхәветдинова, Рим Хәсәнов һәм башка композиторларның җырлары бар. Ә инде “Герман көе”, “Зөләйха”, “Шахта”, “Күгәрчен гөрлидер”, “Рамай”, “Урман”, “Әрәмә”, “Мәк чәчәге” һәм башка бик күп татар халык җырларын Фән абый кебек үзәкләргә үтеп керердәй итеп башкаручы тагын бармы икән?!
Фән Вәлиәхмәтов Русия төбәкләре һәм чит илләр буйлап гастрольләрдә йөри, татар халкы вәкилләре белән еш очраша, шуңа күрә үз программасына милли аңны уята торган җырларны кертә. “Теләсә нинди җырга тотынмый, фәкать үзенә килешле, үзенә тиешле, үзенә муафыйк җырларны гына сайлап ала. Ул башкарган җырлар турыдан-туры халык күңеленә барып тоташа”, – дип әйтә аның турында халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакиров.
“Вил Казыйханов сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев иҗат иткән “Сарманай” җыры нәкъ Фән Вәлиәхмәтов башкаруында гына табигый, аһәңле яңгырады. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә шул. Филармониядә “Моңнарыма кайтам” дигән татар бригадасы оештыру да Фәннең тырышлыгына, ныкышмалылыгына бәйле. Башкортстанда гына түгел, Казахстанда, Карелиядә, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, Ленинградта, Мәскәүдә һәм башка күп шәһәрләрдә гастрольдә булып, үзенең моңлы тавышы белән кемнәрне генә сөендермәде ул! Халкыбызның “Рамай”, “Рәйхан”, “Урам көе”, “Кердем карурманнарга”, “Күгәрчен гөрлидер” һәм башка җырлары артистның төп репертуарын билгели. Аларның һәммәсе милли аңны уята, уйландыра, үткәннәргә алып кайта...
Сәхнәдән тыш, Фән Вәлиәхмәтов Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек күренекле әдипләр, ачы язмышлы шәхесләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Ул җырлаганда, аксакалларның күңелләре тулышып, керфекләренә яшь бөртекләре куна. “Шахта көе” дә, башкасы да бәгырьләрне өтә генә инде. Шөкер Ходайга, Фән Вәлиәхмәтовның җырларын “Сезгә – күңел хисләрем”, “Энҗеләр гөлләмәсе”, шулай ук Илһам Шакиров, Мәсгуть Имашев, Хәйдәр Бигичев белән берлектә “Йолдызлар һәм халык моңы” дигән аудио-видеокассеталар, компакт-дисклар аша тыңларга һәм карарга мөмкин.
Фән Вәлиәхмәтов башкарган кайбер җырларны видеоклиплардан да сокланып карарга була. Популяр үзешчән композитор Фәнир Галимовның Рамил Чурагулов сүзләренә язылган “Туган йортка кайткалыйк” җыры – шуларның берсе. Моны тыңлаганда туган йортның ишек алдындагы бәбкә үләннәрен, бала чакта каз көткән су буйларын, мәрхүм әткәй-әнкәйләрнең капкадан ук каршы алганын, инәкәйнең йөгерә-атлый күчтәнәч әзерләп йөргәнен, алтын куллы әткәйнең оныклары өчен бишек ясавын ничекләр инде онытасың?! Болар артистның авылда кара икмәк ашап үскән, әнисенең комбайнда ашлык урган мизгелләрен дә хәтерләтә сыман. Бөтен йөрәген биреп, ихлас җырлаган, күзләргә яшь китергән Фән Вәлиәхмәтовны тамашачы ничек инде дәррәү алкышларга күммәсен! Халык аны еллар дәвамында аягүрә басып алкышлаган, сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре тотып менгән икән, бу кадер-хөрмәт түгелмени?!” – дип язды Фән Вәлиәхмәтовның бакыйлыкка күчүенә бер ел тулуына багышланган мәкаләсендә журналистика ветераны Әнвәр Сөләйманов гәзитебез битләрендә.
Аның данлыклы исеме район үзәге Шаранда һәйкәл булып гәүдәләндерелде. Һәйкәлне граниттан Октябрьский шәһәре скульпторы Рамил Шәфыйгуллин эшләде. Һәйкәлне кую Фән Вәлиәхмәтовның якын дусты, эшкуар Фәнир Галимов башлангычы белән булды.
31 гыйнварда исә Уфа шәһәре Мәдәният сараенда Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе “Өзелмәс моң” дип исемләнгән хәтер кичәсе оештыра. Кичәдә җырчының иҗатташ дуслары катнашачак.
Мәшһүр тальянчы, җырчы Фән Вәлиәхмәтовның калдырган иҗат мирасы, искиткеч моңы халык күңелендә яши, яшәр һәм яшәячәк тә!