+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Ходай биргәненә шөкер..."

Соңгы вакытта социаль челтәрләр башкорт һәм татар эстрадасының билгеле кешеләренең тышкы кыяфәтләрен үзгәртүе турындагы яңалыклар белән чуарлана.

"Ходай биргәненә шөкер...""Ходай биргәненә шөкер..."
"Ходай биргәненә шөкер..."
Артистлар йөзләрен, тән формасын төзәтә. Өстәвенә, "по секрету всему свету" бу хакта сөйлиләр.

Элегрәк Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаеваның күкрәген зурайтуын, ә җырчы Ринат Рәхмәтуллинның гастрольләр алдыннан блефаропластика ясатуын язган идек.

Бөтен артистлар да бертөрле уйламый шул. Менә Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның фикере:

"Минем күп кенә коллегаларым яшьрәк күренү өчен пластика ясый, күз кабакларын кистерә. Тик мин мондый алымга катгый каршы. Табигать биргән нәрсәләрнең кадерен белергә кирәк дип саныйм. Барысы да уйланылган һәм исәпләнгән бит. Өстәвенә, чын ир-атның йөзе тупасрак булырга тиеш".

Сез ничек уйлыйсыз? Әнвәр хаклымы?

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас