Учреждение 1987 елда төзелгән бинада урнашкан. Анда 26 укытучы эшли, 530 бала фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары, хореография, рәсем сәнгате юнәлешләре буенча белем ала.
Яңавылда балалар сәнгать мәктәбен 2024 елда, учреждение коллективы 2023 елның декабрендә Радий Хәбировка турыдан-туры мөрәҗәгать итүеннән соң ремонтлаганнар. Төзүчеләр түбәне, фасадны һәм керү төркемен тәртипкә китергән, су, канализация, җылылык, электр белән тәэмин итү системаларын яңарткан, тирә-юньне төзекләндергән.
Хореография залына аерым игътибар бирелгән. Идәннәрне алыштырганда, терәк-хәрәкәт аппаратына йөкләнешне киметү өчен махсус өслек җәеп куйганнар.
Радий Хәбиров оркестр, рәсем сәнгате, баян, сәнгать тарихы, хореография классларын, шулай ук актлар залын карап чыкты. Мәктәп директоры Ильяс Тимершин иҗат коллективларының казанышлары турында сөйләде.
"Звездочка” ансамбле 2025 елда Кытайда “Алтын мәйдан” халыкара традицион мәдәниятләр фестивалендә республиканы уңышлы тәкъдим иткән.
Укытучылар һәм укучылар белән аралашканда Башкортстан Башлыгы аларга уңышлар һәм яңа иҗади казанышлар теләде.
– Хәзер балаларның нинди шартларда шөгыльләнүен күреп күңел сөенә, - диде Радий Хәбиров. – Без ел саен бер-ике шундый объектны төзекләндерергә тырышабыз. Ә быел Югары Кыйгыда балалар сәнгать мәктәбе төзелешен башларга ниятлибез - анда аны бик көтәләр.