+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Без бик бәхетле идек"

26 гыйнварда яраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттахованың вафатына 10 ел була.

"Без бик бәхетле идек""Без бик бәхетле идек"
"Без бик бәхетле идек"

Шушы уңайдан "Шәһри Казан" аның ире Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәләшкән. Шуннан өзек китерәбез.

"– Быел Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә 10 ел була. Сез аннан башка яшәүгә күнегә алдыгызмы?
– Беренче елларда бик авыр иде. Мин мондый сынауга әзер түгел идем. Бар дөньямның асты өскә килде. Хәзер инде күнектем кебек. Балалар да үсеп килә. Улым Кәримгә 8 февральдә 15 яшь була, кызым Камиләгә – 10 тулды.

– Василә апаның соңгы көннәрен искә алыйк әле. Яшәү теләге соңгы сулышына кадәр булдымы?
– Вәсилә, гомумән, күңел төшенкелегенә бирелә торган кеше түгел иде. Ул бала тапкач, бераз ял алып, җәен дачага барып мунча керергә хыялланды, өметләнде. Реанимациягә эләккәнче ике көн алдан янына килгәч елмаеп башын селкеде. “Мин тора алмам”, – дип сүзсез генә күзләре белән хушлашты. Ул сөйләшмәсә дә, мин барысын да аңладым. “Тиздән синең иңеңә зур сынау төшәчәк, әзерлән”, – дип алдан әйтеп куярга теләгән төсле тоелды.

– Илгиз абый, Вәсилә апа белән сез бәхетле идегезме?
– Бик бәхетле идек. Вәсилә гаилә җанлы кеше булды. Ул хәтта мәҗлесләргә бару буенча да киңәшләшә иде. Без юк кына сорау булса да уртага салып сөйләштек. Мин аңа бик рәхмәтле, чөнки ул балалар бүләк иткән кеше дә әле. Сабыйлар шундый зур бәхет бит ул. Тормышны өр-яңадан башлау мөмкинлеге булса да, мин аны гына сайлар идем.

– Вәсилә апа вафатыннан соң бар авырлык сезнең җилкәгә төшкән. Ир-атка үзенә генә тормыш йөген тарту кыен диләр. Сез ничек сыгылмадыгыз? Бирешмәдегез?
– Балалар миңа көч бирде. Алар хакына яшәргә тырыштым" - дигән Илгиз Әбдрәкыйпов.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilgiz-abdrakyipov-min-tora-almam-dip-suzse

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас