Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе һәм Башкортстан фоторәссамнарының Рафаэль Исламов исемендәге конкурсы лауреаты, Бөтенрусия һәм Халыкара күргәзмәләрдә катнашучы, Русиянең Фоторәссамнар берлеге әгъзасы Рәиф Бадыйков 1946 елның 25 гыйнварында Ярмәкәй районының Исламбахты авылында туа.
Иҗади эшчәнлеге илле елдан артык элек “Голос строителя” күптиражлы гәзите белән хезмәттәшлек итүдән башлана. 1981 елда – “Вечерняя Уфа” шәһәр гәзитендә, ә 1983 елдан “Республика Башкортостан” республика иҗтимагый-сәяси гәзитендә фотохәбәрче булып эшли.
Нәфис һәм документаль фотография остасының “И жизнь, и слезы, и любовь” дигән беренче шәхси күргәзмәсе 1993 елда Уфада була. Шул ук вакытта Рәиф Бадыйков чит ил коллегаларыннан әлеге экспозицияне Кытай башкаласы Пекинда күрсәтергә тәкъдим ала, ул анда да зур уңыш белән уза. Фоторәссамның Уфада “Вакыт көзгесе” – 1996, “Мизгелләр” – 2001, “Ачышлар юлы” – 2006, “Бердәм язмыш” – 2006, “О, Париж!” – 2010, “Күңел көзгесе” – 2011, 2006 елда Төркиядә “Җирем минем – Башкортстан” дип аталган шәхси күргәзмәләре уза. “Кадрга чуму” дигән шәхси күргәзмәсендә (2016 ел) 70 документаль һәм нәфис фотография тәкъдим ителә. Фоторәссамның туган ягында Рәиф Карам улының якташларына бүләк иткән даими күргәзмәләре эшли, алар Ярмәкәй авылының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда һәм Исламбахты авылының социаль-мәдәни үзәгендә урнаша. Аның даими экспозициясе, шулай ук, Башкортстанның Казахстандагы вәкиллегендә (Астана шәһәре) эшли. 2010 елның мартында ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитеты делегациясенең Европага визиты кысаларында Парижда Рәиф Бадыйковның “Минем Башкортстан” дигән шәхси күргәзмәсе булды.
Хезмәттәшләре белән берлектә “Президент Мортаза Рәхимов”, “Корылтай”, “Башкортстан”, “Уфа”, “Кара диңгез” (Төркия), “Башкортстан – Евразия энҗесе” (Төркия) һәм башка фотоальбомнар чыгарылды.
“Рәиф Бадыйковның йөз мизгеле” альбомы фоторәссамның беренче автор басмасы булды. 2006 елда “Ачышлар юлы” дип аталган документаль һәм нәфис фотографияләрнең икенче җыентыгы дөнья күрә. “Спорт экзерсисы” һәм “Солярис”ның фото эшләре 2010 һәм 2011 елларда “Русиянең иң яхшы фотосурәтләре” исемлегенә керде.
“Тормыш көйләре” фотокүргәзмәсе Рәиф Карам улының 75 яшьлек юбилеена багышлап үткәрелде. Ул тамашачыларга 50дән артык яңа фотографиясен тәкъдим итте. Шулай ук, дуслары үтенече буенча экспозициягә 1970-80 елларда эшләнгән берничә эшен дә керткән иде.
Ә инде фоторәссамның 80 яшьлек гомер бәйрәменә багышланган фотокүргәзмә “Вакыт аучысы” дип аталачак һәм Уфа сәнгать галереясында (Революцион урам, 34 йорт) 4 февральдә ачылачак.
Зөһрә ИСЛАМОВА.