+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 гыйнвар , 18:55

"Күптән кирәк иде..."

Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновны акылга утыртмакчы булганмы?

"Күптән кирәк иде..."
"Күптән кирәк иде..."
Ул аны алиментка биргән. Бу хакта җырчы язылучыларыннан килгән сорауларга җавап биргәндә әйтте. Артист сүзләренчә, аның дүрт ел элек аерылган ире, җырчы Руслан Кираметдинов балалары белән аралашмый һәм аларга финанс ярдәме күрсәтми.

«Дүрт елга беренче тапкыр мин алиментка бирергә булдым. Беләм, инде күптән кирәк иде. Ләкин әти кеше буларак хисләре нәфрәттән көчлерәктер дип уйлаган идем. Әмма...», – дип яза ул бу хакта сторисларында.

"Интертат" язуынча, моннан ике ел элек Ильмира: «Мин алиментка да бирмәдем, иң мөһиме – миңа тимәсен генә. Финанс яктан бернинди ярдәм юк. Әбиләре 2 атнага 1 алып китә, балаларның күңеле булып кайта, миңа шул җитә. Бәлки, миңа үч итеп, финанс ягыннан ярдәм итәсе килмидер. Мөмкинлеге юктыр, дип уйлыйм, кайвакытта жәлләп тә куям. Аллаһка шөкер, Аллаһ Тәгалә миңа бирә бит. Сорый торган дәрәҗәгә калырга язмасын», – дип сөйләгән иде.
 
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас