+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Кайчан Маратка кияүгә чыгасың?"

Җырчы Илмира Нәгыймова социаль челтәрдә язылучыларының сорауларына җавап биргән.

"Кайчан Маратка кияүгә чыгасың?""Кайчан Маратка кияүгә чыгасың?"
"Кайчан Маратка кияүгә чыгасың?"

Күпләрне аның хисләр халәте борчый.

- Сезнең йөрәгегезне яулаучы бармы?
– Әлегә мин беркем белән дә очрашмыйм. Мин мөнәсәбәтләрне тәмамладым. Ничек бар - шулай әйтәм.

– Кайчан Маратка кияүгә чыгасыз?
– Минем яраткан кешем иҗат өлкәсеннән булмаячак.

– Социаль челтәрдә Марат Яруллинга язылган идегез. Ни өчен?
– Маратның фанатлары тынычлансын өчен. Без коллегалар гына. Иҗаттан тыш, безне бернәрсә дә бәйләми һәм бәйләмәде дә, тынычланыгыз.

– Ябыккансыз, сез диетадамы?
– Өч туганымны югалттым... Беркемгә дә алай ябыгырга язмасын! Хәзер мин көчле антидепрессантлар эчәм.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас