+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 февраль , 08:10

Афәрин, Шәрәпҗан!

Популяр татар җырчысы һәм юморист Рамил Шәрәпов, шулай ук Шәрәпҗан псевдонимы белән чыгыш ясаучы, Екатеринбург вокзалында бер кешене коткарган.

Афәрин, Шәрәпҗан!
Афәрин, Шәрәпҗан!
Ир-атта эпилепсия өянәге башланган, Шәрәпов моны күреп, беренче ярдәм күрсәтергә ашыккан. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә җырчы Ләйсән Гыймаева сөйләде. Татар артистлары бергәләп Урал шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөри.

"Вокзалда бер кешедә эпилепсия өянәге башланды. Шәрәпов күрде, шунда ук йөгереп килеп, беренче ярдәм күрсәтү өчен аны бер якка яткырды. Янәшәдә булган кешеләр, бернәрсә дә булмаган кебек, күрмәмешкә салышып, тыныч кына утыралар... гаҗәп! Менә шулай, юлда нәрсә генә күрмисең, Әйдәгез бер-беребезгә карата игелекле булыйк", - дип язган Ләйсән Гыймаева.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас