Җырчы сүзләренчә, ике лидер бер йортка сыя алмый. Аерылышу турында җырчы ТНВ каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сөйләде.
Ләйлә Галиева әйтүенчә, моның берничә сәбәбе бар: яшь аермасы да, дингә карашы да, артистлар буларак көндәшлек тә. Ир белән хатынның һәркайсы матур җырны үзе җырларга теләгән, нәтиҗәдә алар композицияне бүлешә алмыйча дуэт ясаган. Мөнәсәбәтләрдәге кризис иҗат белән бәйле иде, дип саный Галиева.
— 24 сәгать бергә булуыбыз да, бер-беребездән аруыбыз да сизелде. Аерылышканнан соң аның башка мөнәсәбәтләре барлыкка килгәнен белгәч тә, мин газапланмадым. Без бергә яшәгәндә үк, мин аңа дини хатын теләдем. Ул бит дин белән кызыксына башлады, үзе дә дингә күчте. Ул һәрвакыт мине дингә китерергә тырышты, ләкин мин һәркемнең үз вакыты бар дип саныйм, ә минем вакыт җитмәгән әле. Бу темага бәхәсләр вакытында мин нәкъ менә ул үзенә башканы — динирәк хатын тапсын дип хыяллана идем, һәм без аерылышыр идек. Мин аңа бәхет телим, шуңа күрә аны тыныч кына җибәрдем, - дип сөйләде Ләйлә Галиева.
Моннан тыш, җырчы аның һәрвакыт малай холкы булган, һәм хатын-кыз энергиясе аерылышканнан соң гына уянган, дип саный.