+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Бер-беребезне саклыйк"

"Бүген 16нчы гимназиядә булган вакыйгалар безнең гаиләгә аеруча кагылды", - дип язган кичә Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин.

"Бер-беребезне саклыйк""Бер-беребезне саклыйк"
"Бер-беребезне саклыйк"
"Бу мәктәпне уртанчы кызыбыз Камилә тәмамлады, кече кызыбыз Мәдинә дә анда укыды.

Гадәттән тыш хәлдә зыян күргән тарих укытучысы Тимур Сәлигаскаров — безнең элеккеге сыйныф җитәкчебез. Безнең өчен ул һәрвакыт фаҗигале хәбәрләрдән күпкә элек үк белгән һәм ихтирам иткән кеше булды.

Күпләр белми: Тимур Венер улы (Тимерлан) "Сәйяр" эстрада театрында иҗатка безнең белән бергә килгән, концертларда бик матур җырлаган егет иде. Соңрак ул укытучы һөнәрен сайлады һәм бу өлкәдә дә үзенең талантлы, зыялы шәхес булуын раслады.

Аллаһы сакласын, мондый хәлләр башка булмасын. Бер-беребезне саклыйк.

Тимур Венер улына чын күңелдән көч, сабырлык һәм мөмкин кадәр тизрәк тернәкләнү телибез", - дип язган җырчы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас