Очрашу алдыннан төбәк җитәкчесе узган елның октябрендә Пушкин урамында ачылган иҗади киңлекне карады. Аңа нигез салучы Владимир Соловьев һәм музыкаль директор Диана Кәримова сөйләвенчә, биредә тавыш яздыру студиясе, диджеинг мәктәбе, концерт сәхнәсе урнашкан, вокал, гитарада уйнау, фортепиано буенча курслар уза. Укучылар арасында, шулай ук, курай, кубыз һәм думбырада уйнарга өйрәнергә теләүчеләр дә күп. Үзәктә барлыгы 100 кеше шөгыльләнә.
Очрашуны ачып, Башкортстан Башлыгы музыкаль мәдәниятнең төбәк креатив икътисадының аерылгысыз өлеше булуын билгеләп үтте.
– Бу юнәлешне икътисади үсешнең мөһим драйверына әверелдерергә мөмкин, - диде Радий Хәбиров. - Без үзебезнең музыкантларга актив ярдәм итәбез. Республикада иҗат коллективлары өчен грантлар системасы эшли, узган елдан без креатив индустрияләр өчен грантларны гамәлгә куйдык. Аларга, шулай ук, музыкаль проектлар дәгъва итә ала.
Моннан тыш, дискуссия барышында этномузыка һәм фестиваль хәрәкәте үсеше, яңа концерт мәйданчыклары булдыру турында фикер алыштылар. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров очрашуда катнашучыларга эчтәлекле диалоглары өчен рәхмәт белдерде.
- Алар барысы да - бөтен дөньяга танылган AY YOLA этно-коллективыннан алып, традицион популяр музыка башкаручыларга кадәр, бик мөһим бурычны үти – безнең Башкортстанны алга этәрә. Ә барыннан да элек сыйфатлы музыкаль продукт ясый – һәм менә монда безнең идарә командасы иҗади индустрияләргә ярдәм итүнең республика чаралары кысаларында барлык кирәкле инструментарийларны тәкъдим итә ала һәм бирергә тиеш тә, – диде Радий Хәбиров очрашу йомгаклары буенча.
Фото: glavarb.ru