Фотокүргәзмә аның 80 яшьлек гомер бәйрәменә багышланган.
Экспозицияне ачуда Рәиф Бадыйковның хезмәттәшләре һәм дуслары, мәдәният эшлеклеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, Дәүләт җыелышы депутатлары, якташлары катнашты.
Рәиф Бадыйковның кызы, «Республика Башкортостан» гәзитенең баш мөхәррире Гүзәл Нәбиева, күргәзмәне ачканда, «Әти үз күргәзмәсенә бик төгәл исем бирде – "Вакыт аучысы", диде. Әйе, Рәиф Карамович гомер буе нәкъ менә шуның белән шөгыльләнде - ул вакыт мизгелләрен тотты".
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, күргәзмәне оештыруда, гаилә һәм туганнардан тыш, республиканың Мәдәният министрлыгы, Русия Фоторәссамнар берлеге, Русия Журналистлар берлегенең төбәк бүлекчәләре, «Республика Башкортостан» нәшрият йорты, «Республика Башкортостан» гәзите редакциясе, Уфа сәнгать галереясе катнашкан. Ул барлык бу структураларга останың искиткеч эшләрен киң тамашачыга тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Рәиф Бадыйков үзе белдергәнчә, быелгы ел аның өчен юбилей елы булганлыктан, ул чираттагы юбилей күргәзмәсен оештырырга карар кылган.
"Күргәзмәләрне мин һәр биш ел саен уздырам. Мин - гәзит репортеры, сез монда күргән барлык сурәтләр дә кайчандыр гәзиттә чыккан иде. Ләкин гәзит битендә мин укучыларның үз рәсемемә реакциясен күрә алмыйм, ә монда, күргәзмәдә, мин сезнең күзләрегезне күрәм, аларда - чын кызыксыну, аларда - дөреслек. Минем өчен бу мөһим, - диде Рәиф Бадыйков.
Күргәзмә 10 мартка кадәр эшләячәк.
Фото: Зөһрә Исламова