Шаһитлар сүзләренчә, конфликт бер тамашачының алда басып торган ике хатын-кызга кисәтү ясавыннан башланган, алар аңа сәхнәне каплаган. Башкалар барысын да видеога яздырган һәм социаль челтәрләрдә бастырган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Элвин Грейның Магнитогорскидагы концерты 3 февральдә үк булган иде. Ул урындагы мәдәният сараенда чыгыш ясады. Артист үзе инцидент турында телгә алмый, бәлки аны сәхнәдән күрмәгәндер дә. Чыгышыннан соң ул Telegram-каналында Магнитогорскига рәхмәт белдерде.
Сугышка игътибар итүчеләр исә ике лагерьга бүленгән. Берәүләр булган хәлдә алгы рәттәге хатын-кызга җитди зыян салган ирне гаепли, икенчеләре хатын үзе башта сумкасы белән сукты, дип раслый.
Шунысы игътибарга лаек, бәяләмәләргә караганда, күпчелек тамашачыларга концерт ошаган. Аларның бер өлеше конфликтта кемнеңдер ягын сайлаудан баш тарткан, «сугышуда катнашучыларның барысы да җавап бирергә тиеш», ә полиция кем гаепле икәнен ачыклаячак, дип аңлаткан.
Чыганак: «Черное и белое Магнитогорск»