+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Концерт та, операция дә - бер көндә

Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә Уфаны "кыздыра". Табибларга да мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

Концерт та, операция дә - бер көндәКонцерт та, операция дә - бер көндә
Концерт та, операция дә - бер көндә

Ә тагын ул "Туган тел" каналындагы "Күзгә күз карашып" тапшыруында Зифа Нагаева урынына алып баручы булып, Зифа Вәли кызының үзеннән интервью алган. "Чишендереп киендер бу кызый мине", - дип көлә халык артисты.

Тагын очрашулар, интервьюлар һәм... операция!

«Шундый коточкыч ритмда яшибез, Аллаһка шөкер. Шул арада табиблар килеп тамагымны ремонтлап китә, шул арада аякка операция ясала… Сез белмәгәннәре дә әллә никадәр.

Концертлар гөрли. Яратам эшемне! Чирләргә, зарланырга вакытым да юк, жәлләргә кешем дә юк», – дип язган Илсөя Бәдретдинова.

Тамашалар гөрләп бара, җигелеп эшләгәннең нәтиҗәсе ачык күренә. Уңышлар сиңа, Илсөя!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас