«Сорамагыз… Безнең белән барысы да яхшы. Чит кешеләргә килгән бәладән файда эзләүче һәм тукталып кала алмаучы кешеләр була. Вакыт барысын да үз урынына куяр», – дип язган артист бу хакта социаль челтәрләрдә.
Айдар белән Алмаз Юнысовлар - танылган җырчылар, баянчылар. Игезәк туганнар үзләрен татар һәм башкорт эстрада сәнгатендә талантлы музыкантлар, популяр җырлар авторлары һәм башкаручылары буларак күрсәтте. Карьераларында берничә тапкыр музыкаль чартларның югары баскычларын яуладылар.