+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 февраль , 08:15

"Авыр" кунак килде...

  Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов  танылган җырчылар гына түгел. 

"Авыр" кунак килде...
"Авыр" кунак килде...
Алар «ТНВ» телеканалында «Кызган казан» тапшыруын алып бара.

Бик күңелле тапшыру булса да, аны төшерү процессы бер дә җиңелләрдән түгел икән, дип яза "Интертат".  Тапшыруның һәр чыгарылышына яңа кунак килә. Алар арасында да төрле кешеләр очрый. Ләйсән Гыймаева үзенең сторисларына шул турыда яза.

«Дуслар, бүген «Кызган казан»ның дүрт чыгарылышын төшерәбез. Кунакларыбыз адекват, җиңел, рәхәт кешеләр булсын. Алайса соңгы съемкаларда бик «авыр» кунак бар иде. Бөтен хәлне алды. Тапшырудан соң утырып еладым», – дип сөйләгән җырчы.

Тик Ләйсән Гыймаева «авыр» кунакның исемен атамаган.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас