+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 февраль , 07:30

"Хатыныма һәрвакыт әйтәм..."

Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның улы Алимга быел ике яшь тула икән инде. Җырчы аны ничек тәрбияләве турында сөйләде...

Видеоны җырчы үзенең социаль челтәрләрендә урнаштырган. Аның сүзләренчә, концертларга әзерләнүне, иҗатны һәм баланы тәрбияләүне берләштерү никадәр генә авыр булмасын, ул улының тормышында катнашу һәм аңа мөмкин кадәр күбрәк вакыт бүлү өчен бөтен көчен куярга тырыша.

- Син үзеңне үз балаңда күрәсең, һәм аңа үзеңдә булган иң яхшы нәрсәләрнең барысын да бирәсең, аны күп нәрсәгә өйрәтәсең килә. Бу минем өчен бик мөһим мәсьәлә — улыма яхшы тәрбия бирү, аннан лаеклы, хөрмәтле кеше ясау. Без барыбыз да яхшы вакытларны көчсез кешеләр тудыруын беләбез, һәм мин улым муллыкта яшәр һәм үзе нәрсәгәдер ирешергә өйрәнмәс дип куркам. Гастрольләрдән кайтканда, вакытым барлыкка килгәч, улым белән күп вакыт үткәрәм, моны беренче урынга куям.

Мин ата-аналарның балаларын тәрбияләүгә ничек карауларын бик күп мисалларда күрәм. Яше үскән саен алар вакытны кулдан ычкындыруларын аңлый башлый, мин ул вакытны ычкындырырга теләмим. Хатыныма һәрвакыт әйтәм, бу минем өчен бик мөһим мәсьәлә. Әгәр картлык көнебездә үз максатларына ирешүче лаеклы кешеләрне күрергә телибез икән, без моның белән хәзер шөгыльләнергә тиеш. Мин барлык телефоннарны, гаджетларны алып куярга һәм вакытны улым белән генә уздырырга тырышам, - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас