Җырчы Гөлназ Сираева «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашкан. Аны «Идеаль ирләр бармы?» дигән темага фикер алышу өчен чакырганнар, дип яза "Интертат".
"Идеаль ир бармы ул? - дип сорау бирә җырчы үзенә. - Идеаль хатын кыз, идеаль кеше булмаган кебек үк, идеаль ир булырга мөмкинме? Минем өчен идеаль - бер кеше, башка кеше өчен - башка төрле кеше. Хатын-кызлар белән эшләүче буларак, төрле фикерләр ишетергә туры килә.
Кайсыдыр хатын-кыз өчен ирнең акчаны күп эшләве мөһим. Өйдә торачакмы ул, аңа, балаларга игтибар бирәчәкме, көнкүреш мәсьәләрен хәл итәчәкме - анысы турында уйлап та карамый. "Кунарга өйгә кайтса, акча алып кайтса, шул җиткән", - ди. "Мин уртача хезмәт хакына да риза, ләкин без бөтен җирдә бергә булырга, балаларны бергәләп тәрбияләргә, эшкә бергә барырга, бергә кайтырга тиеш", дигән позиция дә бар.
Мәхәббәтнең биш төрле теле бар. Беренчесе - комплиментлар теле, икенчесе - бүләкләр, өченчесе - вакыт, дүртенчесе - физик кагылулар һәм бишенчесе - ярдәм итү теле. Һәр кешенең төп ике мәхәббәт теле бар. Әгәр дә партнерлар бер-берсенең мәхәббәт телен аңласа, бик әйбәт. Башка очракта хатын-кыз иренә үпкә саклап яши, алар җыелып килә-килә стресска һәм башка төрле берәр ямьсез күренешкә әверелә", - дип фикерләре белән бүлешкән Гөлназ.