Киез итек кигән, чәчләрен матур итеп җыйган кыз сәхнәгә менгән дә шунда ук яраткан артистының битеннән үбеп алган.
"Менә моны мин аңлыйм — сәхнәгә ничек менәргә белә", — дип язып куйган Телеграм-каналында артист.
Элвин Грей Азалия белән бергә популяр «Уфтанма» җырын җырлаган, шуннан соң кыз үзенең кумирын кочаклап алган. Истәлеккә артист яшь җанатарына үзенең портреты төшерелгән футболка бүләк иткән, ул аңа таман булган. Тамашачыларның күңелләре йомшарган.