

Җырчының сәламәтлеге какшап киткән. Әле система куйганнар. Шул ук вакытта концертлары дәвам итә. Нервысына тиючеләр дә бар.
"Мондый мизгелләрне дә күрсәтәсе килә. Монысы да безнең тормыш. Кичә бер хатын «одна фонограмма» дип, бөтен дөньяга язып чыккан. Концертымда теләсә кайсы җырымда чыгып, микрофонны тартып алырга рөхсәт итәм! Фонограмма юк!
Кичә, яшермим, ярты концертка кадәр тавыш «так себе» иде, ләкин тамашачылар аңлый! Кичә аерым бер җылылык сизелде залда! Соңга таба тавыш ачылды һәм концертны яңадан башлыйсы килде.
Рәхмәт һәрберегезгә. Рәхмәт фониаторым Җәлил Фәритовичка.
Бүген хәлләр ярыйсырак. Уфада 12нче концертым! Кәефем яхшы. Кичкә кадәр", – дип яза Илсөя Бәдретдинова видео янында.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa