+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Ул килгәч, күңелем тыныч"

Фазлыевларга рәхәт, балаларын карар кешеләре бар. 

"Ул килгәч, күңелем тыныч""Ул килгәч, күңелем тыныч"
"Ул килгәч, күңелем тыныч"
Җырчы Алсу Фазлыевага еш кына бизнес буенча сәфәргә чыгарга туры килә. Аның менә шундый чакларда тыныч күңел белән 3 баласын калдырып чыгып китә торган ышанычлы кешесе бар,  дип яза "Интертат".

- Ерак юлга чыкканда әнисез булмый. Ул килгәч, күңелем тыныч – балалар ашаган, вакытында йоклаган, бар да тәртиптә.

Элек елга бер тапкыр килә иде, хәзер, Аллаһка шөкер, айга ике дә килергә мөмкин, – ди җырчы социаль челтәрләрдә язылучыларына.

Ә менә Фәүзия апаның үзенә авылда тору күбрәк ошый бугай. Кызының: «Ничек сиңа, әни, шәһәрдә?» – дигән соравына ул көлеп: «Үзем дә әйтә алмыйм әле, уйларга кирәк. Выручалочка булдым инде», – дип куйган.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас